Рәхим итегез!
Бу сайт «Татар әкиятләре» дип аталса да, монда тик ни бары әкиятләр генә дип уйламагыз. Гомумән, бу сайтны мин татар халкының авыз-тел иҗатына багышлыймын.
Татар халык иҗаты искиткеч бай һәм күптөрле. Легендалар, риваятләр, бәетләр, җырлар, эпик әсәрләр һәм дә әкиятләр – болар барысы да татар халкының борын заманнардан телдән телгә, буыннан буынга күчә килеп хәзерге көннәргәчә сакланган гүзәл энҗе бөртекләре. Бу энҗе бөртекләрен түкми-чәчми җыеп алып киләчәк буыннар өчен саклап алып калу – үз халкын яраткан һәр кешенең изге бурычы.
Татар халык иҗатына арналган сайтка рәхим ит, хөрмәтле укучы!
Үзегезнең тәкъдимнәрегезне кунак китабына яза аласыз.