Касимский Ибрай

Касим шәһәрендә Ибрай исемле яшь фабрикант булган. Аның бик матур сеңлесе бар икән. Ул аптекачыны яраткан. Әмма абыйсы, аптекачының малы юк дип, аны аптекачыга бирмәгән, бер байга бирергә булган. Кыз: «Синнән бүтәнгә барганчы, миңа үлем артыграк, үлем даруы бир», – дип, аптекачыга барган. Аптекачы, өч тапкыр эчәргә кушып, дару биргән. Никах вакыты җиткәч, кыз бер эчкән – авырган, кияүне чакырганнар, кыз икенче эчкән – хәле авырайган, кияү килүгә өченче эчкән – үлгән. Кызны җыйганнар. Төнлә аптекачы, кабер сакчысына барып, күп кенә акча биргән дә кызны казып алган, өенә алып кайткан, аңа дару эчерткән.

Кыз терелгән. Ул элекке дарулардан үлмәгән, бәлки һуштан язган гына булган икән.

Шуннан соң аптекачы белән кыз, икенче шәһаргә китеп, бергә тора башлаганнар. Күп тә үтмәгән, аптекачыны хәрби хезмәткә алганнар. Электән аптекачының эш хакына гына торганга, ире хезмәткә киткәч, кыз бик читен хәлгә төшә, әйберләрен сатып бетерә. Бервакыт аңа бер карчык килеп керә, үзен бик игелекле кеше итеп күрсәтеп, кызны, «мин сине бик яхшы эшкә урнаштырачакмын» дип, Уфага барырга димли. Кыз риза була. Карчык, Уфага баргач, моны фәхешханәгә сатмакчы була, бу турыда хәбәр тарала. Касимский Ибрай да моны ишетә, кызны сатып алу өчен Уфага килә, кыз белән очраша. Кыз абыйсын бер күрүдә үк таный, абыйсы сеңлесен танымый. Кыз елый, сөйләшми. Кызны күндерү артыннан йөреп, Ибрай барлык байлыгын бетерә.

Бервакыт аптекачы хәрби хезмәтеннән Уфага кайта. Ул хатынының да, Ибрайның да хәлен белә. Шулай да Ибрай -ны очраткач (ә Ибрай моны хәрби киемендә танымый), Иб-райдан хәлен сораша: «Монда сез нәрсәгә болай аптырап йөрисез?» – ди. Ибрай бөтен хәлен сөйләп бирә. Аптекачы моңа каршы:

– Мин кызны бер күрүдә сиңа ризалатам, – дип, үзенең ярдәмен вәгъдә итә. Билгеләнгән вакытта бакчада аптекачы кыз белән Ибрайга каршы очрый. Гадәтенчә елап барган кыз аптекачыны күрү белән таный. Алар бер-берсен кочаклап алалар.

Шушы хәлдән соң аптекачы Ибрайга бөтен хәлне сөйләп бирә. Ибрай, үз сеңлесе артыннан йөргәнен аңлагач, шунда ук үз-үзен атып үтерә. Касимский Ибрай көе шушы вакыйга уңаеннан чыккан, ди.