Наҗар бәйрәме

Борын заманда Ык суы буенда бер авыл булган. Анда бик матур һәм акыллы Наҗар исемле кыз яшәгән. Бу кызга авылның бөтен халкы сөеп караган, ул яшьләргә үрнәк булып торган. Наҗар үз авылларындагы бер җырчы егетне яраткан. Бу егет, җырчы булуы белән бергә, белемгә омтылуы белән дә аерылып торган. Ул бу җирләрдән еракта зур шәһәрләр һәм андагы укытучы зур галимнәр турында авыл аша узучы кәрванчы сәүдәгәрләрдән ишетә. Аңарда шул галимнәрдән белем алу теләге уяна. Күп уйлана торгач, бер кәрванга ияреп, шул ерак илләргә белем алырга китәргә карар бирә. Бу турыда ул Наҗарга да әйтә. Наҗар аңа:

– Китмә, – ди, – мин синсез тора алмам, – ди. Егет кызга бер аккош каурые бирә.

– Бу каурыйны түшәмгә кыстыр, әгәр аннан кан тамса, мин үлгән булырмын, әгәр таммаса, өч елдан соң кайтырмын, – ди.

Шуннан соң егет, кәрванга ияреп, ерак илләргә белем алырга китә.

Юлда барганда бер сәүдәгәр аны, «бу минем колым» дип, казакъларга сата. Егет казакъ бикләренең мөһер салынган колы, көтүчесе булып кала. Ләкин ул ямьле Ык буйларына кайту уен ташламый. Ат көтүендәге иң яхшы ике тайны ерак юлга кайтыр өчен хәзерли. Өч ел үткәч, караңгы төн уртасында туган ягына кача.

Бу вакытта Наҗарның әтиләре кызларын кияүгә бирергә йөриләр. Авылның йоласы буенча, кызларны атка атландырып чабыштыра торган булганнар. Кияү булырга теләгән кеше кызны ат өстендә куып тотарга тиеш була. Наҗарны да әтиләре шул көнгә хәзерлиләр. Наҗар бу бәйрәмне тагын бер елга кичектерүләрен сорый, ләкин әтиләре аны тыңламыйлар. Менә «Кыз куу» бәйрәме җитә. Бу бәйрәмгә Наҗарның сөйгәнен саткан сәүдәгәр дә килеп чыга. Авыл халкы, егетнең туганнары сәүдәгәрдән аның кайдалыгын сорыйлар. Сәүдәгәр: «Ул егет юлда барганда үлде», – дип ялганлый. Наҗардан башка моңа барысы да ышана.

Сәүдәгәр, чабышта катнашырга һәм Наҗарны тотып, аңа өйләнергә уйлый. Ул үз көченә ышана, чөнки аның бик яхшы гарәп аргамагы була.

Наҗар сәүдәгәрнең начар кеше икәнен сизә, әтиләреннән ул сәүдәгәрне ярышта катнаштырмауны сорый. Әтиләре:

– Ул кунак кеше, без аны бу бәйрәмдә катнашудан тыя алмыйбыз, – диләр.

Менә ярыш көне җитә. Наҗар, матур киемнәрен киенеп, кулына камчы алып, үзенең йөгерек аргамагына менеп атлана. Аның яшьле күзләре егет кайтасы юлга төбәлгәннәр... Ярыш башлана. Сәүдәгәрнең аргамагы башкаларны калдырып алга чыга, кызга якынлаша. Наҗар, мәкерле сәүдәгәр кулына төшәргә теләмичә, аты белән тирән күлгә ташлана һәм һәлак була.

Шушы вакытта Наҗарның сөйгәне кайтып төшә, ул сәүдәгәрне танып ала һәм авыл халкына аның явызлыгын сөйли. Егет сәүдәгәрне пычак белән кадап үтерә. Шуннан соң яшьләр, җыелып, гүзәл кыз истәлегенә «Наҗар бәйрәме» үткәрә башлаганнар.