Юа җыены

Күгәй авылы урнашкач, халыкның күңел ачу бәйрәме булмаган, ә бәйрәм итүне чираттан уздырганнар: бүген – берәүдә, иртәгә – икенче хуҗалыкта, өченче көн тагын яңа хуҗалыкта ашап-эчеп күңел ачканнар. Бу эшне тәртиптә тоту өчен, агач таякка киртләр ясап барганнар. Таяк авылга бер генә икән. Язгы кыр эшләре башланганчы шулай бәйрәм иткәннәр. Язгы сукага төшәр алдыннан, авылның егетләре бергә җыйналып, авылдан ерак кырга таякны илтеп ташлаганнар. Бу җир хәзер дә «Сөрән ташлаган» җир диеп йөртелә. Икенче язда яңа таяк алганнар, бәйрәм итүне яңадан башлаганнар. Бу тәртиптәге бәйрәм йоласын һәм таягын «Сөрән» диеп атаганнар.

Авыл үскән, зурайган, халыкка бу күңел ачу йоласы уңай булмый башлаган. Авыл халкы сөйләшеп, килешеп, Мулла Иле авылы халкыннан бәйрәм йоласы сатып алырга булганнар. Бу вакытта Мулла Иле авылында ике бәйрәм булган: берсе – Юа бәйрәме, икенчесе – Тикен бәйрәме.

Моның өчен бер төркем ирләр, атлар җигеп, мичкә белән сыра алып барып, Мулла Иле халкын сыйлаганнар һәм Күгәйгә кунакка чакырганнар.

Бергә сөйләшкәннән соң, Юа бәйрәмен Күгәйгә сатырга булганнар. Шуннан алып Мулла Иле авылында – Тикен, ә

Күгәйдә Юа җыены үткәрәләр икән.

Реставрация паркета, шлифовка паркета Киев цена , шлифовка рубцов