Тамерлан манарасы

Хәзерге Варна авылы тирәсендә Тамерлан хан белән икенче бер хан арасында зур сугышлар була. Бәрелешләрнең берсендә Тамерланның гаскәрләре җиңүгә ирешә. Бик күп кешеләрне әсирлеккә алалар. Алар арасында шул җиңелгән ханның улы да була. Ул бик тә батыр һәм матур егет булган, дип сөйлиләр. Тамерлан хан, егетне җир асты зинданына ябып, янына сакчылар куйдыра.

Тамерлан ханның кызы бу егетнең матурлыгы, батырлыгы турында ишеткән була. Ул, аның зинданга ташлануын белеп, егет янына килергә карар кыла. Караңгы төннәрнең берендә килә бу зинданга. Ничек тә сакчыларны ризалаш-тырып, егет янына керә. Күрешәләр, сөйләшәләр. Бик ошаталар болар бер-берсен, гашыйк булалар. Шул төндә болар икесе качып китәргә уйлыйлар. Кыз, сакчылар белән сөйләшеп, зинданны ачтыра, һәм алар икәүләп качып китәләр. Төн узганчы качкыннар әллә ни ерак китә алмыйлар. Варна авылы янында Кисәнә күле буендагы камышлыкка барып яшеренәләр. Боларның ашарларына-эчәрләренә дә юк бит инде. Нишләргә? Егет китә азык-төлек юнәтергә. Кыз кала камышлыкта. Егет әйләнеп килсә, ни күрсен: кызның үле

гәүдәсе генә ята. Киемнәре, тәннәре ерткаланган. Аны, егет юк чагында, ерткыч җанвар килеп чыгып, ерткалап ташлаган икән. Егет нишләсен, сөйгәненең гәүдәсе янында елап утыра-утыра да үз ягына качып китәргә мәҗбүр була. Китмәс иде, артларыннан эзәрлекләп килүче Тамерлан сугышчылары тотып алачак бит. Ярый, егет китә үз якларына таба качып. Ә Тамерлан ханның чапкыннары кызның гәүдәсен табып алып кайталар. Хан, кызының үле гәүдәсен күреп, бик ачулана да, кайгыра да. Ачулана, чөнки ул дошманы белән качып киткән. Кайгыра, чөнки ул аның бердәнбер яраткан кызы. Кызны бик хөрмәтләп Кисәнә күле янында күмәләр. Кабер өстенә Тамерлан, кызының истәлеге итеп, матур бер манара төздерә. Ул урында кирпеч ясарлык балчык булмаганга, гаскәрләр, егерме-утыз чакрымлы озын бер рәткә тезелеп, кирпечне кулдан-кулга биреп ташыганнар, ди.

Суточная потребность организма в витаминах и минералах.
Купить комп, установка видеонаблюдения , камеры видеонаблюдения уличные | compare prescription prices | prescription prices | Viagra