Баллы елга

Элек биредә караңгы елга шаулап утырган. Елга тирән, күп сулы икән. Байгуҗадан Садыбашка барганда, елга аша матур рәшәткәле күпер булган.

Җәйнең эссе көннәренең берсендә безнең авыл егетләре Садыбашка чыгып киткәннәр.

Күпер төбендә алар су эчәргә елгага төшкәннәр. Су эчкәч, берсе икенчесеннән сораган:

– Сизәсеңме, бу су баллы икән бит?!

Шуннан агымга каршы киткәннәр болар, бал агып төшә торган җирне эзләп. Куе урман эченә кереп киткәннәр, ди. Агач ботакларына эләгеп, киемнәре ертылып беткән, әйләнеп тә карамаганнар. Бал табылса, кием дә яңара, хәлләре дә рәтләнә бит. Мөәзин чишмәсе елгага койган җирдә алар бер карама күреп алганнар. Аны кыргый бал кортлары сырып алган, алар мыжлап зур агач куышы тирәсендә очып йөриләр, егетләрне якын җибәрмиләр, ди. Бу гына мал табучы егетләргә киртә буламы соң?! Авылга чапканнар болар. Чиләк, тубал, төтәткеч, битлекләр күтәреп, яңадан елга буена килгәннәр. Чиләкләргә бал алып, корт анасын күче белән тубалга җыеп, дуслар Карлы тавы буена киткәннәр. Биредәге уйсулыкка бал кортларын урнаштырганнар. Уйсулыкны инде шул заманнан бирле Баллы бакча дип йөртәләр. Бал кортлары күптән булмаса да, елгасы да Балчыкты (бал чыкты), яисә җиңеләйтебрәк «Балчыклы» дип исемләнә.