Аю тыкрыгы

Безнең Бишмунча авылында Аю тыкрыгы бар. Бу исемнең килеп чыгуы шулай булган. Моннан бик күп еллар элек, кыш көне булырга тиеш, Бишмунча авылы урамына бер аю килеп кергән. Аюның авылга килеп кергәнен белгәч, халык шау-шу куптарып, күсәкләр күтәреп, аюны куарга чыгалар. Аю бу шау-шудан куркып, авылдан качып чыгып китә инде. Авылдан бер чакрым җир китеп, басу уртасына барып җиткәч, аю ике аягына баскан да авылга карап бер пошкырган. Бөтен авыл халкы, аюның пошкыруыннан куркып, борылып кайтып киткән. Шунда авылдан Якуб исемле бер кеше генә калган. Ул аюның артыннан куып киткән. Бара торгач, дүрт чакрым җир баргачтын, аю бер сырынты өстенә баскан да моңарга каршы торган. Бу да, аюның каршы торуына каушап калмыйча, аюга каршы барып, аюның ике колагына ябышкан. Шуннан болар арасында сугыш киткән. Сугышканнар, сугышканнар, Якуб аюны җиңгән. Ул аюны үтергән дә көрт өстенә ике аягына бастырып куйган. Үзе кайтып киткән. Өенә кайткач, ике малаена әйткән:

– Барыгыз, малайлар, әнә шунда мин аюны үтердем, сез шуны барып алып кайтыгыз, – дигән.

Малайлар киткәннәр. Бер илле адым җирдән карыйлар: аю ике аягына баскан, боларга каршы тора. Малайлар куркалар да кайтып китәләр. Кайтып аталарына сөйлиләр инде болар: «Аю терелгән, ике аягына басып тора», – дип.

Аталары келә дә:

– Мин сезне, үземә ошадыгыз микән дип, батыр микәйсез дип, сынар өчен җибәргән идем, – ди. – Барыгыз, ул аю үлгән, барып алып кайтыгыз, – ди. Шуннан малайлары аюны барып алып кайталар. Якубның аю үтергән җирен ^Бишмунча авылы да, Тансуган авылы да «Аю куагы» дип йөртәләр. Бу аю үтергәннең бәете дә бар иде.

Аюны ике колагыннан алдым, Болгап торып салдым. Аю яман эшләде – Уң бармагым тешләде.