Гали тугае

Яңа Иштирәктә тирә-якта дан казанган, арыслан йөрәкле, корыч беләкле көрәшче Гали батырны белмәүчеләр бар микән? Сабан туйларында беркемгә дә бил бирми, һәрвакыт батыр кала бу ир-егет.

Көндәше нинди генә көчкә, гәүдәгә ия булмасын, «эһ» дигәнче чөеп кенә аткан ул. Ләкин Чирмешән якларында дан тоткан бер баһадир бер сабан туенда, аяк чалып, хәйләләп, аркасын җиргә тидерә бит Галинең. Халык хәйләне сизмичә кала. Гали сөлгесен атып бәрә дә гөжләп торган мәйданны ташлап кайтып китә, җиңелү тойгысы авырлыгыннан берничә атна өеннән чыкмый һәм башка көрәшмәскә ант итә. Көче ташып торган ир-егет киләчәк буыннар хәтерендә калырлык изге эшкә тотына. Шушма елгасы буендагы җирне яхшылап эшкәртә, бик күп тал үсентеләре утырта, аларны күз карасы төсле карап үстерә, мал-туардан саклый. Вакытлар үтү белән, әле хәзер дә яз-җәйләрдә сандугачлар җырына күмелгән тугай үсеп чыга. Халык батырның исемен мәңгеләштерә – таллы тугайны «Гали тугае» дип атый.