Казан юлы

Мөслим районындагы Иске Карамал белән Усы авыллары арасында «Завод урманы» дип йөртелгән урман бар. Патша заманында Лыков дигән җирбиләүче (Сембернеке булган) Сембердән алып Уфага кадәр булган урманны биләгән. Усы авылы янындагы урманда аның бакыр руднигы булган. Шуңа күрә бу урманны «Завод урманы» дип атап йөрткәннәр. (Завод урманы Туймазы ягында да бар. Анда сукно заводлары булган.) Шушы Усы авылына якын урында урман аша бик киң итеп, берничә чакрым озынлыкта агачларны кырып, юл ачканнар. Моны кешеләр «Казан юлы» дип атаганнар.

«Казан юлы» дигәч тә, кемнәрдер бу ачыклыкны Казан шәһәренә бара торган юл дип уйлаганнар. Ул исә бөтенләй башкача. Әнә шул рудниктан алынган бакыр рудасын эретеп кою өчен утыз ат белән сөйрәтеп, зур чуен казан алып кайтканнар. Менә шул казанны өстерәтеп кайту өчен ачылган юлны «Казан юлы» дип атаганнар.