Каратау

Борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Ал арның бер уллары булган икән. Кояшка янган йөзе каралганнан каралганга күрә, аны яшьтәшләре «Каракай» дип йөрткәннәр. Бик акыллы, зирәк һәм көчле егет булып җиткән бу. Ярышларда беренчелекне берсенә дә бирмәгән. Әтисенә, әнисенә бик зур ярдәмче булган бу Каракай.

Менә бервакыт болар яшәгән җиргә баскынчылар килә икән. Аларның уйлары, ирләрне үтереп, хатын-кызларны һәм балаларны әсир итү. Байлыкларын талау икән ниятләре. Кулларына корал тотарлык бөтен кеше баскынчыларга каршы чыга. Ике гаскәр бер-берсенә каршы килеп туктый. Бер як та сугышны башламый. Бер-берсенең көчләрен чамаларга тырышалар. Шул вакыт баскынчылар башлыгы алга чыга.

– Әйдәгез, – ди, – өч батырны бер-бер артлы чыгарып, көч сынатабыз. Кемнең батырлары җиңсә, шул җиңүче була, – ди. Баскынчылар ягыннан бер Алып килеп чыга. Болар кемне чыгарыр икән дип торганда, теге Каракай: «Мин чыгам», – дип, Алып алдына чыгып баса. Баскынчылар батыры кычкырып көлә. Каракай аның килгәнен көтеп тора да ажгырып моның өстенә ташлана. Бернәрсәгә игътибар итми килгән Алыпны аяк чалып ега да башын чабып өзә. Бар да аптырап кала, бик җиңел генә җиңгән кебек күренә аларга. Каракайның иң азаккы мизгелдә яшен тизлеге белән читкә тайпылуын һәм шул вакытта аяк чалуын игътибарга алган кеше булмый. Шуңа күрә алыш җиңел тоела.

Баскынчылар икенче батырларын чыгаралар. Бу батырлары тагы да зуррак икән. Каракай монысына каршы тагы: «Мин чыгам», – ди. Элекке батырга кылыч белән чыкса, монысы белән сөңге сугышы башлана. Берәр мәртәбә ыргытышалар, тидерә алмыйлар. Икенче мәртәбә баскынчыларныкы ыргыта, Каракай очып барган җиреннән сөңгене тотып ала да күз иярмәс тизлек белән кире ыргыта. Баскынчыларның батыры үз сөңгесе белән җиргә кадала. Баскынчылар башлыгы нишләргә белми хәзер. Өченче батырларын чыгарырга әзерләнәләр бит тегеләр. Бу вакытны Каракай, туган як чишмәсенең суын эчеп, анасы пешергән икмәкне ашап ала. Аңа яңадан көч кереп китә. Нәм өченче батырга каршы чыга. Моны да җиңә. Баскынчылар мондый хәлне күреп кире китәләр, ә Каракай Кара батырга әйләнә. Бөтенесе дә аны батыр итеп таныйлар һәм ихтирам итәләр. Халык аны шатланып каршы ала. Бик күп сугышларда катнаша һәм һәрвакыт туган ил суы, Ана икмәге аңа көч бирә. Җиңелмәс батыр булып үлә ул. Аны Юрүзән һәм Караидел арасына күмәләр. Ул күмелгән җир зур, озын тауга әйләнә, дошманнарга киртә була. Шулай итеп, аның кабере дә халыкка хезмәт итә. Тауның исемен исә Кара батыр хөрмәтенә «Каратау» дип йөртә башлыйлар.