Аскәр

Бу авыл егерме биш ел солдатта хезмәт иткән кешеләрдән төзелгән. Сугыш срогын үткәч, болар патшадан җир сорый. Патша:

– Аласыгыз килсә, менә Идел буйлап китегез, – ди. Идел буе белән килә-килә җыелган инде ун-унбиш кеше,

бер партия – авыл эзләп йөргән халык. Килә торгач бер тармак болай борылып китә, уң якка. Килә-килә үзән буена туктыйлар. Менә монда. Бу җир бер тирәклек була, камышлык була тауның чите, яхшы җир. Болар шунда куналар, чәй эчәләр, йөриләр инде ары-бире, ял итеп. Шунда сүз куялар инде, монда килеп утырырга авыл булып. Шулай итеп авылны төзиләр. Исем кирәк инде бу авылга. Солдат халкы бит болар. Яңа Аскәр дип исем куялар. Өчтүбә авылы да булган. Аларның үзләренең җире. Алар инде зур авыл булмаган. Җир күп булган. Безнекеләр алты авылдан килгәннәр. Менә Пенза губернасы булганмы анда? Без ул алты авылны белмибез.