Котый

Бу тирәлеккә моннан дүрт йөз еллар элек күчкәннәр. Тирә-яктагы җирләрне элекке рус патшаларыннан берсе Арслан Палкаевка (ул полковник булган диләр) бирә. Ул патшага яхшы хезмәттә була. Сарайда патша сорый:

– Ни бирим бүләккә? – дип.

Арслан шунда ук җавап кайтармый. Өч көн вакыт сорый уйларга. Уйлый бу: «Акча сорасаң – бетә, кием сорасаң – туза, мал-туар мәшәкатьле, җир сорыйм», – ди. Патшага бара да әйтә:

– Миңа суга батмый, утта янмый торган бүләк бир син, падишам, – ди.

Теге аптырый хәзер. Нәрсә бу?.. Уйлый, таба алмый, аннары әйтә:

– Иртән кил, – ди.

86

Иртәгесен килгәч, Арслан сорый:

– Җир бир, – ди.

– Күпме?

– Өч ат арытырлык урын, ягъни бер ат арыгач, икенче ат белән, аннары өченче ат белән китәргә, түгәрәк буйлап, – ди. Патша риза була. Арслан, атлар узган эзгә алма агачлары утыртып, чик ясаттыра, ул алмагачлар колхозлашу заманында гына бетте, яңа чикләр бүлү башлангач. Тирәдә Арслан Палкаев алты авыл оештыра. «Менә син монда, син монда урнаш», – дип, якыннарына өләшә. Безнең авылга иң әүвәл Котый дигән бабай килгән, аның белән биш-алты гаилә дә күчеп килә. Бу як халкы шул төрле җирдән җыйнала: Тамбов губернасыннан да, Пенза ягыннан да. Монда бу авыллар урнашканчы буш урыннар булган...

работа в Казани | Работа в Нижнекамске. Вакансии в Нижнекамске. Поиск работы