Әҗе

Менә бу Әҗе авылының төзелүенә сәбәп булучы кеше Бурнашев фамилияле, читтән килгән бер татар мирзасы икәнлеге мәгълүмдер. Әлеге Бурнашевның каян килүе хакында ике төрле риваять бар. Аның берсе Бурнашевны, Алтын Урда дәүләтенең бетүе алдыннан, үз отряды белән Азиядән килеп чыккан итеп күрсәтә. Ул, бу урында тора торган мордвалар белән сугышып, ал арны җиңгән дә, үзе шунда утырып калган. Бурнашевның Азиядән килгән бер кеше булуына нисбәтән, бу авыл да Ази, русча Азиева дип аталган имеш. Бу Ази дигән сүз, соңга таба бераз үзгәртелеп, Әҗе дип йөртелә башлаган. Икенче риваятькә караганда, Бурнашев Казан ханлыгы кул астындагы Борнаш авылыннан чыккан бер кеше булган. Ул бервакыт Касыйм ханлыгы тарафыннан Ука суының уң ягындагы мишәр, мордва, рус авылларына наместник булып билгеләнгән. Аның Һаҗәр исемле бик акыллы вә булдыклы хатыны булып, безнең якка килгәч, бер бала калдырып үлгән икән.

Шуннан соң Бурнашев үзенә бурычлы булган мордва сәүдәгәренең бик матур кызын, мөселман диненә кертеп, үзенә хатынлыкка алган һәм аңардан тагын бер баласы булган, имеш.

Худуй бабай Биришевның, чукындырылудан куркып, үз гаиләсе белән Үгрәүдән Әҗегә качып килүе Иван Грозный заманында булганлыктан, Әҗенең башлап төзелүенә, һәрхәлдә өч йөз илле еллардан да ким түгел, дигән бер хөкемне бирергә мөмкин.

Әҗедәге хәзерге Бурнашевларга ерактагы баба булган Әлмөхәммәтнең берсе – Рәҗәп, икенчесе Исәнгилде исемле ике баласы бар иде. Боларның һәр икесенең дә ир балалары булып, хәзерге Полтара Гәрәй, Шәмрәй, Мортаза гусар ыруглары вә башка шуларга кардәшлекләре булган Бурнашев-лар – Рәҗәптән; Тимай, Чикмай, Васиг, Симай, Бәхти, Сафьян, Сусыр, Мәрҗи, Сапук, Хуҗа ыруглары вә башкалар Исәнгилдедән таралганнар.

Әҗенең эшлекле коммунистларыннан Ибраһим Бурнашев Әлмөхәммәткә Исәнгилде аркылы түбәндәге рәвештә барып тоташа: Ибраһимның атасы Рәхмәтулла, аның атасы Әбү-шахман, аның атасы Бәхтияр, аның атасы Хәлим, аның атасы Муса, аның атасы Исәнбай, аның атасы Буранбай, аның атасы Исәнгилде, аның атасы Әлмөхәммәт Бурнашев.

Хәзерге вакытта Мәскәүдә торучы вә татар балалары тормышыннан берничә әсәр язып нәшер иткән мөхәррир Гариф Бурнашевның нәселе дә Әлмөхәммәткә Исәнгилде аркылы барып кушыладыр.

Әҗенең башлап салынган урыны хәзерге Герәзни урамы булып, уртасыннан һәрвакыт бер чишмәнең суы агып торган.

Әҗе авылы, башта бик кечкенә булып, барлыгы берничә йорттан гына гыйбарәт икән. Анда торучылар, үзләрендә гомуми каберстан юклык сәбәпле, байтак вакытка кадәр үлекләрен Касыйм каласындагы бистә дигән урынга илтеп күмгәннәр. Әҗенең чынлап зураеп китүе тирә-ягындагы татар авылларын көчләп чукындыра башлаганнан соңдыр. Бу вакыт Әҗе авылы бу эштән котылып калса да, аның тирәсендәге башка авыллар котыла алмаганнар. Хәзерге Исләй, Үкрәү, Саура, Кушаби, Әмәч, Мухин-Паләнә, Бидиш, Ирмеш, Пинка, Тимши, Новоселовка, Кансау шикелле рус авыллары элек татар авыллары булганнар. Менә шул вакыйгаларда кайбер гаиләләргә йорт-җирләрен ташлап, гомерлеккә үз авылларыннан качып китәргә һәм Әҗегә килеп урынлашырга туры килде. Кайсылары исә, үз авылларыннан качсалар да, туры бу авылның үзенә үк килмичә, аның тирәсендәге тынычрак урыннарда качып-посып яши башладылар. Әҗенең туры үзенә качучылар Яңа Саладан Бад-раковлар һәм Байчыговлар була. Худуй Биришев үз гаиләсе белән Үгрәүдән килде.

Бәйсеровлар, Такмактан качып килеп, элек Бичернагы янында утырганнар. Урмановлар да, шулай ук чукындырылудан куркып, Үгрәүдән качып киткәннәр дә Әҗе тирәсендә урманнарда яшәгәннәр. Бераздан Сурка дигән җиргә урынлашып, Әҗегә күчкәнгә кадәр анда байтак вакытлар торганнар. 1911 елдагы җир өләшенүгә чаклы Урманов фамилияле кешеләрнең җирләре күбесенчә Суркада иде. Элегрәк Суркада җир сукалаганда өй эчендә кирәк була торган әйберләр: савыт-саба сыныклары вә башка шундый нәрсәләр табыла икән. Урманов фамилиясе Бурнашевлардан кала Әҗедә иң күп халыклы фамилия булып, Октябрь революциясе корбаннарыннан коммунист Хәсән Урманов та – бу фамилиядән чыккан бер кешедер.

Яртуковларның кайдан күчеп килгәнлекләре ачык билгеле булмаса да, аларның башта Уску астында Ярмановски пустошь дигән урында, Канчуловларның елгачык янындагы Кайчура кашларында торганлык лары мәгълүмдер. Болар тора-бара шул урыннарын ташлап, йортларын Әҗегә күчергәннәр...

Бик сирәк булса да, мордваларның кайберәүләре исламиятне дә кабул иткәләгәннәр. Мәсәлән, бервакыт ирзә-ләрдән бер кеше исламиятне кабул иткән дә Әҗедә тора башлаган. Хәзерге Ирзин фамилияле кешеләр шуңардан таралганнар. Менә шундый төрле фамилиядә булган читтән килеп утыручылар күбәйгәнгә күрә, Әҗе авылы бик зураеп, соңга таба бөтен губернада бердәнбер зур татар авылы булып әверелде.