Абдрахман

Абдрахман авылының тарихы шундый: безнең шушы җиргә Пинзе губернасы, Красный Слабут өязеннән Абдрахман бабай башлап килеп карап киткән. Аның чыгып китүенә сәбәп: ул боярда крепостной крестьян булган. Аның дүрт баласы булып, бер малае алпавытта ат караучы булып эшләгән. Боярның айгыры аны бәрдереп үтергән. Абдрахман бабай бояр белән ачуланышкан. Шушының соңында Абдрахман бабайга бояр егерме биш розгы (чыбык) бирергә әмер иткән. Абдрахман бабайны, егерме биш розгыдан соң, бакчасыннан мәхрүм итеп, җирсез калдырган. Шуның соңында Абдрахман бабай шушы бояр кулыннан чыгып китәргә булган, һәм ул чыгып китеп менә шушы элекке Самар губернасы, Ваклан вулысы дигән урынга, Ык буена килеп җир тапкан. Бу җирләр элекке вакытта Иске Шалты җире булган. Бу урыннан җиде километрларда хәзерге Татарстандагы Яңа Шалты утырган. Өч километр югары якта Никулин дигән чуваш авылы урнашкан булган. Алар килеп урнашкан вакытта бу җирдә урман булган, һәм алар бик фәкыйрь булганнар, җәяү йөргәннәр. 1832 елны чыгып киткәннәр. Шушы елда килеп, моннан ун километр ераклыкта урнашкан хәзерге Татарстандагы Хансияр авылында кышлаганнар. 1833 елда шушы җиргә килеп, зимләнкә казып яши башлаганнар. Унике семья булган, шушы унике семьядан дүртесе ирсез хатыннар, ятимнәр булган. Шулай иттереп алар башта кул көче белән иген игеп, аның соңында килеп ат белән иген игеп, шунда яши башлаганнар. Аларның арасында һөнәрче булмаган. Бөтен эшләре иген игү белән мал асрау булган. Аның соңында алар шунда яшәп, җир эшләп, икмәк игүгә бик оста булганнар. Революциягә кадәр шушы авыл унике йорттан туксан йортка җитә.

медицинские справки|красивые путаны, путан и шлюх Москвы. на http://devochka1.com
Компьютер Одесса, установка систем видеонаблюдения , видеокамеры для автомобилей | viagra without a doctor prescription | generic cialis uk | Cialis