Гайнә

Болгардан өч туган семьялары белән Казан шәһәренә килгәннәр. Аннан бер туганнары Казанда калган. Ике туган семьялары белән Кама Иделе буйлап менгәннәр дә Толтүзгә җиткәч, Тол суы буйлап китмәкче булганнар. Ирменшаһ исемлесе Толтүздә нишләптер тукталып калган, ә Гайнетдин исемлесе Тол суы буйлап барган да Тол башыннан бирерәк тукталып калган һәм шунда урнашкан. Шунда тора башлаган. Ул вакытта Толтүздән башлап бөтен тирә-як урман булган. Гайнетдин шунда йорт төзи башлаган. Ярый, ул төзи торсын, без килик Ирменшаһка. Гайни артыннан Ирменшаһ та, Тол буена килгәндә, яртылык юлда туктап калган. Ирменшаһ шунда торырга уйлаган һәм йорт төзи башлаган, семьялары урнашкан. Бу җирдә гел урман булгач, иген игәрлек булмаган. Ирменшаһ балык аулап, шуның белән тукланып торган. Тол суында балык аулаганда, Толдан йомычкалар агып килеп чыккач, Ирменшаһ «бу су буенда тагы да торучылар булырга кирәк» дип, шушы Тол суы буйлап менеп киткән. Бара-бара агасы Гайнетдин янына барып чыккан да, агасы белән кочаклашып, күрешеп танышканнар. Алар танышкан авылга «Танып» дип исем бирелгән. Ирменшаһ тагын да семьясы янына кайткан. Ирменшаһ торган җиргә «Ирем» авылы дип исем биргәннәр. Көннәрдән бер көнне Ирменшаһ, Толда балык аулаган чагында, каты җил чыгыпмы, дулкын белән Ирменшаһның көймәсе капланып, Тол суының уртасында Ирменшаһ суга батып үлгән. Аның хатыны, Тол кырыена килеп җылый-җылый, Тол суына зарланып: «Мине ирсез калдырдың, тол калдырдык, инде исемең «Тол» булсын!» – дип дога кыла. «Тол» дигән сүз шуннан калган, ди.

Гайнетдин исә аучы булган, тиен, куян һәм башка төрле хайваннарны атып, шуның итен ашап, тиресен җыеп, Кунгур ягына чыгып киткән. Бара-бара Кунгурга җиткән дә бу тиреләрне шунда саткан һәм анда сорашкан:

– Бу урманнарның, җирләрнең баш кешесе бармы? – дип. Әйткәннәр:

– Бу җирләр – бер падишаһ җире. Аның падишаһы

Чырдин дигән җирдә, шул Кама суының башында яши, дигәннәр. Бу Гайнетдин Кунгурдан кайткан да киткән Чырдин-га. Анда бүләккә бер күтәрәм чыра алып, ук белән җәяләрен тагып, Чырдинга барып кергән. Падишаһның капка төбенә барып утырган. Сораган:

– Мин падишаһ янына керер идем, – дип. Падишаһтан рөхсәт белән падишаһ янына кергән. Чырасын ташлап, җәясен һәм укларын бер урында калдырып, падишаһ белән исәнләшеп, сөйләшергә башлаган.

– Менә мин шундый-шундый җирдә торам. Ул җирләргә сез хуҗа икәнсез. Безгә рөхсәт булса, без шунда урнаптыр идек, нинди формада сез безгә рөхсәт бирәсез? – дигәч, падишаһ:

– Тор, яшә, елга бер тиен бирерсең, – дип килешү язышканнар. Шуннан соң:

– Минем сезгә алып килерлек затлы бүләгем булмады, мин бүләккә сезгә чыра алып килдем, – дигән.

Шуннан соң падишаһ хезмәтчесенә:

– Бар, менә ул алып килгән чыраны сарайга кертеп куй, – дигән. Теге хезмәтче чыгып чыраны күтәрә башлаган, кузгата алмаган. Шуннан падишаһка кергән:

– Күтәрә алмыйм, – дигән. Падишаһ ул хезмәтчесенә тагы бер иптәш биргән.

– Икегез күтәреп кертеп куегыз, – дигән. Алар икесе ике баштан күтәрергә тырышканнар, юк, кузгата алмаганнар. Тагы да падишаһ янына кергәннәр.

– Юк, күтәрә алмыйбыз, ышанмасаң үзең чыгып кара, – дип.

Падишаһ әйткән:

– Берәү аны әллә ничә йөз чакрымнан күтәреп алып килгән, ә сез аны икәүләп тә күтәрә алмыйсыз, – дип. Чыкса – күрә: күтәрә алмыйлар. Шуннан соң Гайнетдиннең үзенә кушкан:

– Алайса син үзең моны шул сарайга илтеп ташла инде, – дигән. Гайни, бер бармагына эләктереп, сарайга идәнгә ташлаган. Әллә ничә потларны күтәрә торган сарай балкасы сынып киткән. Шуннан соң падишаһ аңлаган, «бу буш кеше түгел икән» дип, Гайнетдин белән яңадан сөйләшә башлаган.

– Синдә һөнәрләр бар икән. Менә бер нәрсә: 40 сажин җирдән балдак эченнән угыңны чыгара алсаң, үзең торган җирдәге урманнарны сиңа бушка бирәчәкмен, – дигән. Шулай иттереп, балдак янына ике ягына сакчылар куеп аттырган. Ук балдак эченнән чыгып киткәч, падишаһ кереп, элекке договорны җырткалап, яңадан договор төзегән.

– Шушы Тол суына нинди сулар төшәләр, шул суларның башларыннан барлык урман һәм җирләр сиңа ихтыяр булыр, бүлгесез, – дип, зимләмирләр җибәреп, үлчәп биргәннәр. Шуны «Гайнски участок» дип атаганнар, ә