Түнтәр

Түнтәр авылы — Татарстанда Казаннан йөз чакрымлап төньяктагы зур гына атаклы авыл. Шәҗәрәсендә язылуынча, бу авылның беренче бабалары Янгол угыллары: Янгырчы, Кушай, Кутандай, Күркә һәм Үкчи — Түнтәрдән ун чакрым көнчыгышта мәшһүр Себер юлы өстендәге Янгол иле авылыннан бу урынга күчеп килеп урнашканнар. Әүвәл вакытларда бу урыннарда кара урман булып, үзләренә җитәрлек урынны агачлардан әрчеп, өй-каралтылар ясап, биш-алты йортлы кечкенә генә авыл төзегәннәр. Төзелүенә өч йөз илле еллар булырга кирәк. Авылның шәҗәрәсе соңгы вакыткача Хәсәнетдин Фәтхулла углында сакланып килгәндә, кемдер берәү карарга дип алып, шуның кулында шәҗәрә юкка чыккан. Бу шәҗәрәдә атап үтелгән алты бабадан үрчегән нәселләр соң елларгача языла килгәнгә, нәсел саклауда ул бердәнбер васыять булган. Бу шәҗәрәнең юкка чыгуы авыл өчен зур югалту буладыр. Инде алты бабадан үрчегән нәселләр бу көндә мең җанга җиткән.

Түнтәр авылы шул рәвештә урман эчендә корылып, як-ягы кап-кара урман булган. Бу авылның Түнтәр дип исемләнүендә ике төрле риваять бар. Берсе, әүвәл заманнарда бу тирәдә урнашкан ар авыллары, татарларның үз араларына килүләрен теләмәгәнгә, сукалаган җирләрен кирегә аударып, болары исә -яңадан уңайга түнтәргәнгә, бер-берсенә: «Түнтәрегез, түнтәрешегез», — дип әйтеп, шуннан Түнтәр исеме булып калган дип сөйлиләр. Икенче риваятьчә: болар, башлап күчеп килгәндә, авылның хәзерге урыныннан ике чакрым түбәндәге урынга урнашканнар. Бу урын, хәзерге урынга караганда, зур авыл урнашырга яраклырак. Монда урнашканда югары ягында авыл бардыр дип уйламаганнар. Судан агып килгән чүпрәк шикелле нәрсәләрне күргәч, югарыда авыл булуын аңлап, югары таба эзләп барып, Күтәш дигән ар авылы күргәч, бу авылдан бер чакрым югары урынга күчкәннәр. Арлар, үзләреннән югарыга татарлар урнашуын теләмәгәнгә, боларга комачаулык итеп, сукалаган җиргә сәнәкләрен кирегә аударып, болар янәдән уңайга түнтәреп, бер-берсенә түнтәрергә әйтешеп, шуннан «Түнтәр» исем булып калган, диләр.