Шәйхзадә

Казан ханы Минзәлә ягында яшәүче Нугай ханына бара торган нугай юлының нәкъ үзәгендә Чаллы шәһәрен төзегән. Нугай юлы дип йөртелгән бу тирәне нугайлардан саклау өчен төзелгән шушы шәһәргә хан бер кешесен би итеп куйган.

Берникадәр вакыттан соң, Чаллы шәһәре үскән, баеган, кеше саны арткан. Шуңа күрә биләрнең берсе — Хаҗи, яисә Гази Гәрәй Казаннан аерылырга уйлаган, үзен мөстәкыйль хан дип игълан иткән. Берничә ел үткәч, Чаллының ханы булып Хафиз Гәрәй утырган, аның заманында Казан белән көчле сугыш башланган. Сугышның икенче елында Казан ханы Чаллыны алган, талаган һәм нигезенә хәтле җимергән. Хафиз Гәрәй үзенең гаиләсе белән Бохарага качкан.

Җимерелгән шәһәр халкының байтагы Хафиз Гәрәй белән киткән, башкалары яңа урынга күчкән. Тик бер өлеше генә җимерелгән нигездә калган. Бу урын хәзер дә Би йорт, яисә Иске йорт дип атала. Шәйхзадә карт нәселе белән элекке шәһәрдән көнбатыштарак, чакрым ярым ераклыкта бер исемсез елга буена яңа авылга нигез салган. Аны Шәйхзадә картның исеме белән Шихазда дип атаганнар. Инде хәзер юкка чыккан авылның эзләре Котлы Бүкәш авылыннан Көчек авылына бара торган юл өстендә, исемсез елга ярында күренә. Шихазда янындагы юлның ике ягында борынгы, сөрелмәгән зират сакланган, анда хәзер дә кабер чокырларын чамалап була.

Икенче карт Би-Әмир (Пимер) Чаллы шәһәреннән көньяк-көнчыгышка дүрт чакрым ераклыкка киткән һәм, үзенең туганнары белән, урман эчендәге аланда, кечкенә елганың ярында урнашкан. Шулай итеп, ул нигезләгән авыл да, аның янындагы елга да картның исеме белән Пимер дип атап йөртелә башлаган. Пимер елгасы буенда, бүгенге көнгә хәтле борынгы Пимер авылының ачык эзләрен күрергә була. 1875 елда бу урынны сөрә башлаганнар, шуңа чаклы биредә казна печәнлеге булган.

Бу авыллар төзелгәннән соң күпмедер вакыт үткәч, каяндыр казаклар күчеп килгән һәм хәзерге Казаклар авылы урынына урнашкан. Алар Иске Йорт, Шихаздә, Пимер халкын җәберли башлаганнар. Үзара киңәш тоткач, бу өч авыл халкы, Казан юлы буйлап алтмыш чакрымга күчеп, Мишә елгасы буенда урнашкан һәм шул ук исемдәге авылларны нигезләгән.