Карауҗа

Карауҗаның атасы Кара би булган. Кара би Казан янында Каравай авылында ил тотып яшәгән. Аның улы Карауҗа, Кече Карауҗа урынына килеп, авыл корып утырган.

Берчакны боларга бер карт кереп су сораган. Хуҗалар су бирмәгән. Шуннан әлеге карт: «Алты өйдән артмагыз!» — дип теләп чыгып киткән.

Карауҗа бу эштән бик шөбһәләнеп калган һәм, өч улын чакырып, аларга өч ук биргән:

Шушы укларны атыгыз, алар кая төшсә, шунда барып нигез корырсыз! — дигән.

Егетләр укларны атып җибәргәннәр. Укларның берсе Каратмән авылы урынына килеп төшкән. Ул урынга Карауҗаның олы улы нигез корган. Аның исеме Кара Төмән икән. Икенче улының исеме Чура би булган. Аның угы хәзерге Зур Карауҗа авылындагы Чура би чокыры турысына килеп төшкән. Карауҗа Чура би исемле улы белән шул урынга килеп нигез корган. Өченче улының угы Кулбаш авылы урынында бер күл башына төшкән, ул шул җиргә урнашкан.

Карауҗа Иван Грозныйга каршы сугышта Казан ханына хыянәт итә. Хан, аның бу эшен сизеп, Карауҗаның авызына эретелгән алтын тутыра. Аның кабере Чура би чокыры дигән урында.

Чура бинең улы Чура батыр була. Иван Грозный гаскәрләре Казанны алган вакытларда, Чура батыр шушы Карауҗа авылы җирләре өчен сугышып үлгән.