Борындык

Борындык Исмәгыйль мулла риваять кыладыр: элегрәк Борындыкта Хәмид дигән карт бар икән, йөз яшьләргә җитеп вафат булгандыр. Ул Хәмид карт үзенең бабаларыннан ишетеп сөйлидер икән: Болгар харап булган вакытларда Арслан дигән бер адәм бар икән; үзе Болгарда вафат булгандыр. Аның ике углы, Болгардан күчеп, Зөя янына килеп утырганнар. Бер улына Борындык баба диерләр икән. Икенче углы Чулпан баба дип мәшһүрдер. Борындык исемле углы, Зөя суы янына килеп, Бәрле суы тамагында урман эченә урын ачып утыргандыр. Борындык авылы дип исем шуннан калган икән. Чулпан дигән углы янә урман эченә, бер чишмә янына килеп урнашкандыр. Чулпанка дигәне — шул Чулпан баба нигез салган авылдыр.

Борындык — бик күптәнге иске авылдыр, һәм иске заманда бик бай авыл булгандыр. Фабрик һәм завод тотучы байлар күп булган. Зур мәдрәсәләр булып, дәрес әйтүче мөдәррисләр, галимнәр була килгән. Әмма ахыргы гасырларда галимнәр беткән; байлары да бөлгән. Риваятьләрнең гуаһлыгы буенча, Борындык авылы фәкыйрьлектә калуның сәбәбе шулдыр:

Борындыкта бер бик галим кеше булган икән, чама белән 1720 елларда вафат булгандыр. Яки 1700 елларда. Мансур дигән бер гайяр кеше булган, Мансур ахун диерләр икән. Үзе асыл төп Түбән Шырдан кешесе икән. Каргалыга барып белем алган икән. Аннан кайтып, Борындыкта берничә заман дәрес әйткән. Нәхү (синтаксис) гыйлеменә бик оста — маһир кеше булган. «Мансурия» дигән тәркип шәрхен тас-ниф кылган кеше ул — Мансур ахундыр. Кайберәүләрнең риваяте буенча, үзе мәдрәсәдә укыганда тасниф кылгандыр. Вә һәм шул заманда Тәтеш өязендә Тилчәле дигән авылда Мортаза мулла дигән кеше (мөдәррис) бар икән. Фикъһедән дәрес әйткәндер. Тилчәледә мәдрәсәсе бар икән. Бервакытны, Борындыкка килеп, берәүдә кунак булган. Мансур мулла соңгарак калгач, мәсҗеттә имам булмагач, кайсы намаздыр, бер кычкырып укыла торган намазда Мортаза мулла имам торган. Намаз тәмам булгач, Мансур мулла, үзенең белүенчә, Мортаза мулланың укуында хата табып, ялгыш укыды, дип, намазын яңадан кайтарып укыган. Соңыннан Мортаза мулла моны' белгән; укуымны яратмыйча, намазым кайтарды, дип, Мансур муллага бик рәнҗегән. Аннан соң Мансур муллага бәддога кылып, хәтта бөтен Борындыктан бәрәкәт күтәрелсен дип, бәддога кылып киткән, имеш.

Шуннан соң Борындыкта көннән-көн байлары беткән: яхшы дәрес әйтерлек муллалар булмаган. Борындык халкы һәммәсе фәкыйрьлеккә калганнар. Бара торгач, Мансур мулланың үзенә һәм бәддога төшеп, ахыр гомерендә зина вә хәмер белән бәлагә тарып, кайбер эшләре өчен төрмәгә кереп, шунда һәлак булгандыр. 1670 елларда булырга кирәк, дип һәм Кайбычның Габделҗаббар хәзрәт үзенең атасыннан риваять кылып сөйләде.

ремни мужские вот например itsmade.in.ua платья украинских дизайнеров заказать