Мулла иле

Бу Мулла Иленең асылы бик күптәндер. Монда бер Мул-лагыл дигән кеше Болгардан килеп утыргандыр. Алар, әүвәл килгәндә, берничә кеше булып килгәннәр. Кайберләренең исемнәре мәгълүм түгел. Ал арның берсе — Муллагыл дигән кеше. Янә алар белән берәү бар икән, Шәехби дигән адәм. Ул үзенең бер углы белән килгән. Углы Теләш исемле галим булгандыр. Мулла Илендә дәрес әйткән, мәдрәсә төзеткән. Бу Шәехбинең атасы — Тәмте дигән кеше. Асыл Кытайдан килгән кешедер. Болгар йортында Кытайдан, Һиндстаннан килгән кешеләр күп булгандыр. Болгар төзек заманда Болгар җирендә ярминкә булып, Һиндстаннан, Кытайдан сәүдәгәрләр килеп сату итәләр икән. Шул эш белән аннан килгән кешеләр кайбер сәбәпләр белән бу җирдә калганнардыр. Мулла Иле — бик борынгы авылдыр. Янә аннан соң ике йөз ел чамасында, яки 1660 елларда, Хуҗаштан байтак халык, күчеп, Мулла Иленә кушылгандыр вә һәм Әҗемнән күп мөселманнар анда күчкәннәрдер. Әҗем дигән авыл (хәзер Мәҗен дип йөртәләр) — Зөядән ерак түгел авылдыр.

Мулла илендә Тәмте балаларыннан бер мулла Ишмөхәм-мәд дигән адәм булган. Теләшнең углының углыдыр; яхшы галим кеше вә һәм Коръәнне яттан белүче икән вә һәм күрмичә кычкырып уку гыйлеменә бик маһир кеше булгандыр. Ничә ел Мулла Илендә дәрес әйткән. Ул заманда Мулла Илендә иген белән сату итүчеләр, байлар күп булган. Вә һәм Мулла Илендә зур пристань булган; вә һәм Борындыкта пристань булган, Бәрле сулары, Гәбенә сулары бик зур су булган; вә һәм Зөя суында суднолар, баркалар йөридер икән. Бу авыллар Үтәк каласы тирәсендәге авыллар булганга күрә, Үтәк каласына игендер вә һәм башка төрле малдыр җыеп илтүчеләр, байлар күп булгандыр. Мулла Иле зияратында бер таш бар — гәрчә бик күптәнге булмаса да, шул Тәмте балаларыннан килгән нәселдер. Бу ташка чокып язылгандыр ошбу сүзләр: «1199 сәнә мөхәррәм ае, тәүфикъ — Алладан, дөнья һәм анда булган нәрсәләр бетәчәк. Бу урында Габделхаликъ бине Габделбакый бине мулла Сәед бине Касыйм бине Ишмөхәммәд Хафиз бине Имбулат бине Иреҗмес бине мулла Теләш бине Шәехби бине Тәмти-Хытай әл-Болгари күмелгән». Вә янә моннан башка бер яңарак таш бар, шул югарыдагы кешеләрнең нәселеннәндер, 1850 елда вафат булган.