Аюкөйдергән

Кайчандыр бик күптән, моннан йөзләрчә еллар элек, Болгар дәүләте туфрагыннан хәзерге Татарстан Республикасының Зөя елгасы буена, Кайбыч урманнары итәгенә дә төрле кабилә, төрле ыруг кешеләре күчеп килгән. Бу күченүчеләр арасында Багыш, Бигеш, Тәүгилде, Тутай, Шәмәк, Балтай, Дәвеш, Караборнаш, Бураш, Кормаш, Үтәмеш, Сатмыш, Барыш, Даныш, Каратай, Ишем, Бортас, Әҗем исемле бабалар да булган. Алар үзләренең нәселдәшләре, яраннары белән бергә югарыда әйтелгән төбәкләрнең тынычрак, җайлырак почмакларын торак урын иткәннәр һәм шунда вак-вак авыллар булып урнашып калганнар. Заманнар үтү белән, бу авыллар һәм җир-суларның барысын да диярлек шул бабалар исеме белән атап йөртә башлаганнар.

Мәгълүм ки, Апае районының көньягыннан Чирмешән исемле бер елга ага. Борынгы риваятьләрдән аңлашылганча, шул елганың югары агымындагы бер борылмасына Багыш исемле бер баба, килеп, беренче нигез ташы салган.

Аның нәселдәшләреннән Бигеш һәм Мәмәт бабалар исә Багыш баба торагының (хәзерге Багыш авылының) көньяк-көнбатышындагы исемсез бер кушылдык буена — кара урман эченә нигез корганнар, йөзәр еллык карт имәннәрне аударып, ышна ачып, игенчелек белән көн итә башлаганнар.

Билгеле, әлегәчә кеше аягы басмаган куе урман эчендә кыргый җәнлекләр, аю, бүреләр дә күп булган. Аюларның берсе Мәмәт бабаның умарталыгына үчеккән. Ул, һәр килүендә берәр умарта оясын урталай аерып, балын ашап китә икән. Мәмәт бабаның тол карчыгы Гөлнар әби, бу бәладән котылу өчен, бер хәйлә уйлап тапкан; буш умарта оясына бал сылаган да шуны тирә-күршеләр булышлыгы белән коры салам өеме эченә урнаштырып куйган.

Умарталыкка ияләшкән әлеге аю төнлә белән, бал исен сизеп, салам өеме астына кергән. Шуны гына көтеп торган кешеләр, аюның кергән урынын томалап, өемгә ут төрткәннәр. Бал ялап рәхәткә тиенгән аю, ялкын эчендә көеп, пешеп харап була язган һәм, көч-хәл белән генә бәладән котылып, үкерә-үкерә качып киткән. Шуннан соң инде ул умарталыкка якын да килмәгән, бу авылны да читләтеп кенә уза торган булган.

Бу хәбәр, әлбәттә, тиз арада бөтен тирә-күрше авылларга таралып өлгергән. Алар Гөлнар әбинең зирәк акылына хәйран калганнар, бу авыл кешеләренең ничек итеп аюны көйдергәнлеген кызыклы бер хикәят итеп сөйләп йөргәннәр. Шушы вакыйгадан соң Мәмәт бабалар нигез корган бу торак урынны — «аюны көйдергән авыл» дип (соңрак «Аюкөй-дергән» дип), ә бу авыл урнашкан инеш буен Аюкөйдергән елгасы дип атап йөртә башлаганнар.

Ләкин бу авыл утырган инеш буе тагын бер яктан бик тынгысыз булып чыккан. Идел яры белән Алатыр арасын тоташтыра торган олы юл авыл яныннан ук уза икән. Юлаучылар Бигеш бабалар торагына тынгы бирмәгәннәр. Өй саен кереп, хуҗаларның пешкән икмәкләрен ашап, азык-төлекләрен алып китә торган булганнар.

Авыл кешеләренә инде, бабаларның иске нигезен ташлап, бүтән бер тынычрак урынга күчеп китүдән башка әмәл калмаган. Язгы көннәрнең берендә Бигеш, Мәмәт бабаларның оныклары, яңа нигез салу өчен җайлырак урын эзләп, исемсез бер инеш буена килеп чыкканнар.

Инеш, Аюкөйдергән елгасы белән бер үк юнәлештә агып, Чирмешән елгасына коя икән. Бөтен тирә-юньне кара урман каплаган. Инешнең аргы як ярындагы калкулыкта түбәләре күккә сузылган карт имәннәр үсеп утыра, куе урман эченә моң таратып, тау битеннән чишмә сулары чылтырап ага икән.

Ләкин инешнең аргы ягына — чишмәле тау сыртына кичеп чыгарлык түгел. Язгы ташу әле басылмаган, инеш; суы үз эзенә төшмәгән. Ул әле болганчык, шуңа күрә аның кайсы җире кичеп үтәрлек сай икәнен белеп булмый. Бераз сабыр итәргә, инеш суының чистарып-тонып җиткәнен көтәргә кирәк. Ил картлары моны күзәтеп торуны Сәйкә бабага тапшырганнар.

Менә көтелгән көн дә килеп җиткән. Сәйкә баба: «Су кайтты, инеш тонды!» — дип хәбәр иткән. Сәйкә бабаның бу җылы сүзе, телдә еш кабатлана торгач, «Томбы»га әйләнеп, исемсез инешнең мәңгелек атамасына әверелгән. (Аюкөйдергән халкы бу инешне хәзерге көндә дә Томбы дип атап йөртә.)

Бабалар, тонык сулы сай инешне җиңел кичеп, тау битенә үрелгәннәр. Ә аның итәгендә бер-берсеннән тигез ераклыкта (әйтерсең араларын адымлап билгеләгәннәр) өч чишмә бар икән.

Бабалар шуның як-ягыннан яңа нигез өчен урын сайлаганнар һәм аларны, җирле сөйләшкә хас булганча, беренче кизләү, икенче кизләү, өченче кизләү дип атаганнар. (Авыл халкы хәзерге көндә дә бу чишмәләрне борынгыча беренче кизләү, икенче кизләү, өченче кизләү дип атап йөртә.)

Беренче кизләү сукмагының уң ягына — Сәйкә баба, сул ягына аның улы Минкә нигез салган. Ә икенче, өченче кизләү сукмаклары буена башка бабалар нигез корган.

Бабалар эшне булдыра алган кадәр кызу тотканнар. Күченү мәшәкате да зур булмаган. Чөнки иске нигездәге каралты-кураларны, яртылаш череп иңгән өйләрне сүтеп азапланасы, яңа нигезгә күчереп җәфаланасы юк. Монда да урман күккә үрелеп үсеп утыра бит. Кис тә аудар гына!

Салынасы өйләрнең тәрәзә уемнарын каплар өчен карындыклар да кул астында гына. Сәйкә бабай карчыгы Бәсәбикә әби, аның замандашлары Тулганай һәм Таңсылу әбиләр аларны алдан ук әзерләп куйганнар.

Яңа нигезгә күченүчеләр иске йортта бик күп иске-москыларын калдырып киткәннәр, ләкин авылның элекке атамасыннан аерыласылары килмәгән: борынгы бабаларының җылы истәлеге итеп, зирәк акыллы Гөлнар әбиләренә хөрмәт йөзеннән яңа нигезне дә Аюкөйдергән дип атаганнар. (Апае районының Чувашстан белән чиктәш көнбатыш почмагындагы кечкенә генә бу авылны хәзерге көндә дә шул мәзәккә тартым һәм әкияткә охшаш маҗаралы исем белән атап йөртәләр.)

Бабаларның иске нигезендә бары тик җимерек каралты-куралар, ишелгән өйләр генә тырпаеп калган. Алар, кайчандыр Бигеш бабалар, Айбикә әбиләр нигез корган, Мәмәт бабалар белән Гөлнар әбиләр гомер сөргән борынгы заманнарның өнсез тарихын искәртеп, узган-барганнарның күңеленә шом һәм сагыш салып торганнар. Бу вакыйгалардан соң исәпсез еллар, сансыз көннәр узган. Ләкин борынгы бабаларның оныклары ал арның төп йортын онытмаган, нигез ташлары гына таркалып яткан иске авыл урынын Иске йорт дип атаган. Авыл халкы хәзерге көндә дә бу төбәкне «Иске йорт» дип йөри.

germitox funziona, a|Если вам требуется купить земельный участок в волоколамске