Заһидулла качкын

Минем картәни сөйли торган иде Заһидулла качкын турында. Ул үзе минем картәни белән бер елгы булган, 1848 елгы.

Элек бит авылдан читтә көзләү була торган иде. Җәй көннәрендә халык урман-болыннарда, йортсыман нәрсә төзеп, кәстән йә башка нәрсәдән, мал-туарлары белән шунда яши торган иде. Аны көзләү диләр. Картәниләрнең шул көзләүләренә Заһидулла да килә торган булган, төн кунарга. Кич килә дә иртән иртүк тагын чыгып китә торган булган, кеше-кара кузгалганчы. Аның бәләкәй генә аты булган. Бервакыт картәни сораган моннан: «Үзең Заһидулла кадәр Заһидулла булсаң да, атың бик бәләкәй, нигә алай?» — дип. Заһидулла әйткән: «Аның гәүдәсенә карама, йөрәге зур аның», — дигән. Шунда сөргән җир булган. «Менә карап тор аның ничек чапканын», — дигән дә, чабып киткән бу шул җир буйлап. Тузан гына күтәрелеп калган. Тузан басылгач карасалар: ат та, Заһидулла да юк, ди. Менә шундый булган аның аты.

Бервакыт Заһидулла Каслидәге Агафонов дигән бер байның магазинын таламакчы була. Башта күзәтеп йөри бу. Берәр әйбер алырга барган булып карап тора: бай акчаны кая сала. Күзәтә торгач белә: акчаны югары киштәдәге кечкенә сандыкка салып баралар. Ярый. Төннәрнең берендә бара бу байның магазинын басарга. Атын магазинга җитәрәк бер бакча эргәсенә туктатып куя. Ул атын бәйләп йөрмәгән. Туктатып куя да китә икән. Ат, хуҗасы килгәнче, селкенми дә шул урында басып торган. Чит кеше килсә янына, тоттырмый да, атландырмый да. Менә шул, атыннан төшә дә, магазин ишеген ватып керә бу. Теге сандыкны таба да алмак-чы була. Ә сандык бераз гына кузгала да тартыла — нәрсәгәдер бәйләнгән кебек. Заһидулла моның серен аңлап ала: сандыктан Агафонов йортына чыбык тартылган. Аны кузгаттыңмы, чыбык тартылып, купецның өендәге кыңгырауны шалтырата бит инде. Ни кылырга? Заһидулла тиз генә магазиннан чыга да, теге бәләкәй туры атына атланып, Коншак юлыннан чыгып китә. Теге бай чыга, магазин ишеге ватык. Тыңлап карый: Коншак юлында ат тоягы тавышы ишетелә. Тиз генә кешеләр җыя бай. Бер унбишләп кеше, атка атланып, Заһидулланы куа чыгалар. Айлы тән булган. Куалар, куалар болар. Бервакыт бер ак ат Заһидуллага якынлаша башлый. Калганнары бик еракта калалар. Бу алтатарын ала да теге ак атның маңгаена ата. Ат егыла, куып килүче дә егыла инде. Заһидулла атын туктатып эндәшә моңа: «Ты самый смелый, скажи, сколько вас?» — ди. Теге калтырап-куркып тора инде. Ике кулын күрсәтә бу. Ярый, Заһидулла моңа тими, чабып китә. Бераздан теге куучылар да килеп җитә. Киңәшәләр дә болар, тагын Заһидулланы куып китәләр. Куалар-куалар, Заһидулланың да аты арый башлый хәзер. Башта юырта башлый, аннан атлап кына бара. Бу хәзер ике күл арасына килеп җитә. Өялге белән Канкала күлләре арасына. Шуннан теге куучыларның биш-алтысы Канкала күлен урап узып, арттан да, алдан да тегене камап алмакчы булалар. Заһидулла, бу күл арасыннан ничек тә чыгып, Өялге күл белән Коншак күле арасындагы юлга төшә. Шунда Әнкәреш дигән бер картның өч-дүрт гектарлык урманы бар иде. Шунда кереп кача бу. Ярый, моны хәзер камап алалар инде. Заһидулла урман буйлап авыл ягына таба бара да бер зур каен төбендә атын ял иттереп тора. Әле куучыларның бөтен атлары да килеп җитмәгән. Берәм-берәм Коншак юлыннан чабып килә торалар. Шулвакыт Заһидулла бәләкәй турысына атлана да: «Я за урядником поехал!» — дип кычкыра. Теге урманны камап торучылар: «Хорошо, давай скорей», — диләр инде моңа. Үз кешеләреннән берсе кычкыра дип беләләр инде. Бу чабып китә Коншакка. Тегеләр шунда саклап калалар. Иртәнгә кадәр тора болар, иртән урманны айкап чыгалар: юк Заһидулла. Шуннан исләренә килә: «Кичә кем китте үрәдникне алырга?» — диләр. Сораштыралар — берсе дә китмәгән. «Эх, — диләр тегеләр, — Заһидулла тагын безне алдады», — диләр.

Ә Заһидулла ул кичне Коншактагы туганнарына барып рәхәтләнеп йоклаган да, иртүк торып, үзенең Аксакүл буендагы землянкасына киткән була.