Җанбай бабай

Җанбай бабай минем картәтинең әтисе инде ул. Әти сөйли торган иде аның турында. Элек бу якта бакыр заводлары булган. Аның хуҗасы Демидов икән. Заводын өч җирдә: Уинскида, Югосокинда, Ашапта корган. Бик бай кеше булган.

Элек безнең якын-тирәләрдә шахталар да булган. Шунда бакыр чыгарганнар. Аны Ашапка алып барып эреткәннәр, бакыр ясаганнар. Якын-тирә урманнарда күмер яндырганнар. Күмер шуңа кирәк: бакыр эреткәндә, бер кат бакыр руда, бер кат күмер салып, шулай эреткәннәр.

Ашап дигән җир ул безнең авылдан ерак түгел, урыс авылы. Завод шунда булган. Ә безнең авыл ул заводлар салынганчы ук зур авыл булган. Аның кайчан төзелгәнен белеп тә булмый. Шул завод хуҗалары безнең авылны гел кысрыклап торганнар. Ызгыш-талашлар күп булган. Шул җир ягыннан килеп чыккандыр инде.

Ләкин безнең Җанбай бабай аларга бик ирек бирмәгән, безнең авылныкыларны төрлечә яклап килгән. Үзе бик гыйлем кеше булган ул, русча да белгәндер инде. Шуның өчен заводныкылар моны яратмаганнар. Аннан котылырга тырышканнар.

Бервакыт, хәйлә корып, болай иткәннәр: моның өенә бер Бохар исемле кешене акча ясарга керткәннәр. Ул шундый ялган акча ясый торган кеше булган.

Шуннан соң заводныкылар йортны камап алганнар. Җанбай бабайның Нәүширван исемле малае булган. Шул малай чормадан кирпечләр белән ора икән тегеләргә. Барыбер Җанбай бабайны тотканнар. Ә теге акча ясаучыга тимәгәннәр, җибәргәннәр аны. Җанбай гаепле булып калган. Табра (тамга) басканнар моңа. Элек гаепләнгән кешеләрнең маңгаена, тимер кыздырып, табра басу булган. Аннан соң моны Себер җибәргәннәр инде. Акча ясаган кешене элек Себер җибәрәләр иде бит. Богаулап алып киткәннәр Җанбай бабайны. Шуннан соң егерме ел каторгада була. Срогы тулгач, моны иреккә чыгаралар. Иректә булса да, өенә кайтырга ярамаган инде. Бервакыт бу качып кайтырга була. Забайкалдан бантлап Кәтеринбурга кадәр килеп җиткән бу. Җәяү килгәндер инде, зур станцаларга кермәгән, тотарлар дип куркып. Тимер юлдан читтәрәк утырган авыллар аша килгән. Ашамлык юнәтеп, тамак туйдырып, шулай кайткан да кайткан бу.

Шул вакыттарак улы да авылдан чыккан икән, әтисе янына барырга дип. Нәүширвән дә Кәтеринбурга кадәр килеп җиткән, ди. Болар шунда очрашалар. Гөнаһ шомлык, шунда Җанбай бабайны тотып алалар да тагын кире Себергә җибәрәләр. Малае, мескен, кайтып китә авылга. Шуннан кире кайта алмаган инде Җанбай бабай. Новониколаевскида, Амур елгасы буенда үлеп калган.