Пугачевчылар Казанда

1774 ел яз башларында: «Пугачев Казанга килә», — дигән хәбәрләр чыкты. Бу вакытта мин 10 — 11 яшьләрдә идем. Шуннан соң губернатор халыкларны Мәкәриягә барудан тыйды. Бу вакытта халыклар Мәкәриягә бавырсак, сохари кеби ашлар хәзерләп алып баралар, ^бал вә сыра куялар иде. Шушы заманда бистә мөселманнарының картлары Кара Сәйфулла атасы Ибраһим иде. «Пугачев Казанга якынлашты» дип хәбәр булгач, шул Ибраһим, мөселманнарның Мәкәриягә алып барырга дип хәзерләнгән аш-суларын, сыра вә балларын, Әфәнде мәсҗеде алдына җыйдырды. Такталар түшәп, шуның өстенә аш-суны тезеп, хәзерләп куйдылар, картлар мәсҗед алдына җыелышып тордылар. Шул вакытта безнең йортыбыз Әфәнде мәсҗеде карпчысында (хәзерге мәктәп урынында) булганга күрә, мәсҗед алдында булган эшләрне без күреп торыр идек. Ул вакытта күл урынында урам юк, хәзерге урам буенда күл буе бакчалык иде.

Бер көн иртә берлә шул күл буендагы бакчаларга, карчыга мисалында ябырылып килеп, урыс, марҗа тулды. Мәгәр дә болар, Пугачевтан куркып, шунда килеп сыенганнар икән. Шуннан соң Пугачевның Казанга килеп җитүе мәгълүм булды.

Бервакыт Пугачев гаскәре килә башлады. Бу гаскәр чирмеш, чуваш, урыс, башкорттан гыйбарәт булып, кайсы атлы вә кайсы җәяүле, кораллары сөңге вә кылыч, чалгы вә тимер сәнәк, ухват вә кисәү агачы кебек нәрсәләр иде. Кайсылары попларның укалы киемнәрен киеп, башларына марҗалар кия торган нәрсәләрне кигәннәр вә кайсыларының өсләре яхшы булып, аяклары ялангач. Шундый гаҗәп кыяфәттә пәйда булдылар.

Безнең җыелып торган картларыбызны күргәч, башкортлар: «Илмесез, яумысыз?» — дип кычкыра башладылар. Картлар (ни эшләсеннәр?): «Ил, ил», — дип җавап биреп тордылар. «Алай булса, Атага бәйгать бирегез (буйсыныгыз)!» — диерләр. Картлар исә боларны ашарга утыртырлар иде. Башкортлар, туйганнан соң, «Бәйгатькә барыңыз!» — дип китәрләр иде.

Шулай итеп ике-өч көн азапландылар. Ахырында, бик кыстый башлагач, чарасыз Ибраһим карт, унҗиде кешене әзерләп атка атландырды вә үзе дә, күсәккә таянып, алар илә берлектә, җәяүләп Пугачев янына дип, Арча кырына китте. Тугры бармый, бәлки Акком астыннан әйләнеп акрынлап киттеләр. Һәр каюсы уң кулларына Пугачев галәмәте булган күк чүпрәк бәйләделәр.

Шушы сәфәрдә Ибраһим карт, Москва юлында калын кара тузан күреп, Әби падишаһ гаскәренең килгәнлеген сизә вә янындагы адәмнәргә шул гаскәргә барып кушылырга әмер итә. Болар, дәррәү генерал Михельсон командалыгында булган Әби падишаһ гаскәренә барып: «Ярдәмгә килдек», — дип кушылалар.

Сугыш булудан куркып, энеләрем Муса һәм Йосыф илә берлектә, асрау кызга ияртеп, безне Яңа бистәгә җибәрделәр. Шушы вакытта без юлда бер көймә эченә кереп качып яттык. Кичкә таба тавыш басылгач, өйгә кайтырга чыктык. Юл буенда сөңге, кылыч кеби кораллар, үлгән вә җәрәхәтләнгән атлар анда-монда яталар иде. Болар Михельсон драгуннары тарафыннан кырылган Пугачев гаскәренең кораллары вә атлары булган икән.

Михельсон гаскәренә каршы тора алмый, Пугачев гаскәре сынды вә качты. Әмма крепость капкасын өч-дүрт көнгә кадәр ачмадылар. Крепость эчендәге гаскәрләр бик ачыкканнар иде. Пугачев гаскәреннән сәламәт калган аш-суларны Ибраһим карт, мәсҗед алдыннан алдырып, крепостька китертте вә туп тишекләре аркылы гаскәрләргә өләштерде.

Пугачев гаскәре китдегеннән соң, кайбер урыслар: «Мөселманнар Пугачевка каршы тормадылар, аларга җәза бирергә тиешле!» — дип, хөкүмәткә киңәш итсәләр дә, бер тарафтан Михельсон гаскәрендә булган кырымлы бер чукынган генерал: «Алар безгә ярдәм бирделәр», — дип, әлеге сүзгә каршы тордыгыннан, икенче тарафтан крепость эчендәге гаскәрләрнең: «Татарлар ашарга китереп җитештермәгән булсалар, ачтан кырыладыр идек», — дигәннәреннән андый-мондый бернәрсә булмады.

Пугачев гаскәреннән әсир төшкән адәмнәргә җәза бирелде. Бер мөселманны (Исмәгыйль исемендә) — ике бистә арасында, икенче бер кешене күл башында астылар.

обмер помещений, квартир|Купить кроватки для детей на oris-mebel.com.ua.
Компьютер в кредит, камеры видеонаблюдения установка , система видеонаблюдения купить