Бәхтияр Канкаев

Ул болай. Элек бит уку-фәлән булмаган, күп нәрсәләрне буыннан-буынга сөйләп калдырганнар. Бәхтияр Канкаев турында вакыйгалар да шулай килеп җиткән безгә кадәр. Элек аларны һәр кеше баласына сөйләп калдырырга тиеш булган. Минем картәти Фәхретдин миңа сөйләп калдырды инде. Фәхретдиннең атасы — Габдулла, ә Габдулланың атасы Газим аңа сөйләп калдырган була. Газимнең атасы — Илчегол. Илчеголның атасы — Габдулла тагын да. Габдулла Газим картка сөйләп калдырган бу тарихны. Бәхтияр Кан-каевның тарихы хакындагы сүзләр шул Габдулла карттан килә инде. Шул сөйләп калдырган.

Бәхтияр укый Троицки мәдрәсәсендә. Элек күпчелек китеп укыган бит. Казанга, аннан башка җирләргә, Бәхтияр Канкаевның әтисе яшәгән әлеге Гөбе авылында, Губа елгасы буенда. Аны урыслар Губа дип йөртәләр, чынында Гөбе ул. Менә шунда яшәгән вакытта Бәхтияр Канкаевның әтисе белән Фатыйманың әтисе арасында (Фатыйма Бәхтиярның яраткан кызы була) китә каршылык. Бәхтиярлар ярлырак була инде тегеләргә караганда. Бервакыт Фатыйманың әтисе Канкаевларның өенә ут төртеп яндыра. Шуннан соң Бәхтияр сөйгән кызының әтисеннән үч тә алыр иде, әмма нишләсен, кызын ярата, Фатыйманы. Шул вакытта башланып китә Пугачев явы.

Бәхтияр Канкаев тормыштан риза булмаганрак яшьләрне оештырып чыгып китә Югары Сергидан яуга. Шулай татарларны, башкортларны оештырып чыгып китә. Бу тирәләр Пермь губернасы була ул вакытта. Китәләр болар Кама буена таба. Аның командасында күбрәк мишәрләрме, типтәрләрме була. Менә күрше Аракай авылы да күчеп килгән халык бит шул яктан, типтәрләр алар, үзләрен башкортлар дип әйтсәләр дә.

Бәхтияр Канкаев бик зур полковник була бит, Пугачевныкы. Алар очрашалар Салават Юлаев белән. Салават Юлаев хәтта килеп йөри аның — менә моннан ерак түгел — качып яткан урынына. Монда Михайловск бар, Поштым бар, — олы юл башкортларга шуннан була инде элек. Шунда качып яталар алар, хәзер ул төшне конзавод дибез. Пугачев явы җиңелгәч булган хәлләр бу.

Шулвакыт Екатеринбургтан Екатерина җибәрә гаскәр бу якларга. Бәхтияр Канкаев 14 иптәше белән кайта — шулар-ны тоту өчен. Бәхтиярга болар бирә ультиматум — бирелергә! Болар бирелми. Ул вакытта Фатыйма да авылда була. Аны алып кача урманга. Шуннан соң алар кая киткәннәр — беркем дә белми.

Шуннан соң гаскәрләр, үч итеп, Гөбе авылын әйләндереп алалар. Бөтен халыкны аттыралар, малларын алып китәләр. Ут төртеп яндыралар. Авыл урынында көл генә кала. Үлгән кешеләрне дә күмми шул килеш калдырып китәләр. Шунда бер качып калган кеше була. Шул, Аракай, Шәкүр авылларына килеп, барысын да сөйләп бирә. Авыл кешеләре, барып, барысын да күмәләр. Шунда Илчегол дигән карт старшина әйтеп куя. Ул әле мин әйткән Илчегол була инде, минем ераккы бабам. Шул әйтә: «Балалар, бу хәлне исегездән чыгармагыз, — ди, — без аларның рухын гел искә төшереп торыйк, — ди. — Шушы хәлнең истәлеге итеп, ел саен без шушы авыл урынында җыен ясыйк», — ди. Бу җыен әлегә кадәр барды. Аны «җауга бару» дип әйтәләр иде. Әле сугыш вакытында гына бетте. Халык аны шулай соңгы вакытка кадәр зурлап уздыра килде.

Порно русское смотри здесь.
гомеопат наталья коломиец отзывы