Аксак Каратун

Аксак Каратун дигән әрхәрәй булган. Аның исеме тарихларда Лука Канашевич дип языладыр. 1738 елда Казанга әрхәрәй булып килгәндер. Бу Аксак Каратун әрхәрәй булгач, Казан мөселманнарын чукындырмак кылып, бу эшкә сылтау әүвәл бу булгандыр: башта бер сәүдәгәр Идел буе калмыкларыннан берничә яшь угланнар сатып алып килгән икән. Шу-ларны ул заманда бер мөәзин, иманга инандырып, мөселман иткәндер. Янәдән Гайса баба дигән бер баба бар икән. Шул Гайса баба ул калмык балаларын сөннәткә утырткан икән. Ахыр бу эш урыс түрәләренең колагына төшеп, бу өч кемсә-нәләрне алып, һәртөрле газап белән ахырында чукындыргач, Гайса бабаны чиркәү астына ябып асрап, ахыр шунда картаеп вафат бул мыштыр. Әмма баягы сәүдәгәр, урыс диненә ихлас куйган булып, хәтта бер мөселман юлыкканда аркан әйләнеп һәм мөселманнарның йөзенә карамаган булып, әрхәрәйне ышандырыр икән. Ләкин үзе иманында нык булып, мөәзин белән Мәскәүгә китмәккә сүз куешып, вәгъдәләшеп Мәскәүдә юлыгышмакчы булганнар. Ахыр мөәзин, ничек булса Казаннан китеп, сәүдәгәр ялгыз калгач вә һәм әрхәрәй бу сәүдәгәрнең урыс диненә ихласы бар кебек сизгәч, Казаннан ераграк, эчкәрерәк тарафлардан кара халыкны димләп, чукындыру хезмәтен кушкандыр. Никадәр аракы, прәннек, билбау вә һәм берничә мичкә тәре биреп чыгарып җибәргәндер. Әлеге сәүдәгәр Казаннан чыгып киткәч, бер уңай урында ул нәрсәләрне сатып, чыгымга акча ясап, шул акча белән Мәскәүгә баргандыр. Мәскәүдә Ука суында коенганда, мөәзин белән сәүдәгәр бер-берсенең колач салуыннан танып юлыгышканнар. Шуннан соң патшага Казан татарларының әрхәрәй-дән тарткан җәфаларын күрсәтеп, кәгазь биреп, шуннан үзләре Истамбулга качканнар. Ул арада әрхәрәй үзенең һаман мөселманнарга җәбер кылуын дәвам итеп, бистәне яндырып вә һәм мәчетләр, өйләр салырга рөхсәт бирмәенчә, мөселманнарны «чукынсагыз торыгыз, чукынмасагыз шәһәрдән чыгыгыз» дип кысып, күп яманлыклар кылыр икән. Бистәдә ул заманда таш мәчетләр юк икән. Агач мәчетләр һәммәсе янган икән. Шул заманда намаз укыр өчен бистә халкы, кабыктан шалаш ясап, шунда намаз укыр икән. Ул шалашлар өстенә Аксак Каратун тәреләр куйдыргандыр. Тәрене мөселманнар чалгы белән кисеп төшергәннәр. Ул арада бистә янган — һәммә җире буш булып, кеше буе алабута, кычыткан, тигәнәк үсеп, халык алабута эчендә ятыр икән. Бистә халкының олуглары — Ишбулат мулла углы Габдерәзак дигән кеше икән. Аксак Каратун аңа бигрәк каныгыр икән, ягъни халыкны чукындырырга ирек бирмидер, нәсыйхәт кыладыр дип, кешеләр җибәреп, мөселманнарны кыйнап, сугып газап кылырлар икән. Ул вакытта бистәдә Чумарлар бабасы Йосыф дигән вә һәм Нәкә Сәйфулла атасы Ибраһим дигән бик гайрәтле егетләр бар икән. Алар Аксак Каратуннан килгән кешеләргә каршы, алабута арасыннан күсәкләр күтәреп чыгып: «Монда ник килдегез, сезгә ни кирәк?» — дип каршы торырлар икән. Аксак Каратун кешеләре:

Кая Габдерәзак? — диерләр икән. — Менә Габдерәзак! — дип, Йосыф бабай белән Ибраһим күсәкләрен күрсәтерләр икән. Шулай итеп Габдерәзак бабайны Аксак Каратун кулына төшермәенчә сакларлар икән. Аксак Каратун урамнар чатына тәреләр утыртып, урамнарда драгуннар йөртерләр икән, ягъни халык җыелып бер-бер эш кылмасыннар дип. Безнең егетләр моңа бигрәк үчегеп, төнлә ялгыз-ярым йөргән урыс-улакны тотып үтереп күлгә ташларлар икән вә һәм тәреләрне суырып ташларлар икән. (Риваять буенча, Яңа бистә шул вакытта салынгандыр. Аксак Каратунның җәфасына чыдый алмыйча, Тихвинский урамдагы вә һәм Сәерләр урамындагы кешеләр, күчеп китеп, Яңа бистә урынына барып утырганнар, имеш.) Вә һәм шул заманнарда югарыда әйтеп үтелгән мөәзин белән сәүдәгәр, Истамбулга барып, хәлифәгә урысның мөселманнарны дин турысында кысып газаплаганын белдергәч, урыска Истамбулдан илче килгәндер. Аннан соң патша Казанга әмер җибәргән. Аксак Каратунны, төшереп, Зөя монастырена япканнар. Шунда күп гомер сөреп, ахырында йөзе тискәре әйләнеп вафат булмыштыр. Безнең бистә халкы Мәкәрҗәгә барганда монастырь ишегалдына койма ярыгыннан карарлар икән. Аксак Каратун һаман арлы-бирле шунда йөрер икән; йөзе тискәре килгән икән. Патшаның әмере белән Аксак Каратунны төшереп монастырьга куйганнан соң, мөселманнар бераз иркенләп, йортлар һәм мәчетләр сала башлаганнар. Ул заманда, ягъни якынча 1750 елларда, кайберәүләр-нең риваяте буенча, Мусин-Пушкин дигән губернатор мөселманнарга үзе төшеп, йорт урыны үлчәп биргән. Хәзер Захар-ский урам диерләр. Җиһанша байлар урамы һәм аннан ары Пләтәнгә чаклы һәммәсе шул губернатор үлчәп биргән җирләрдер. Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләре әйтәдер: бу сүзләрне әткәбез Сөләйман үзенең атасыннан риваять кылып сөйләр иде, диер. Янә Сәгыйд мөәзин үзенең атасыннан риваять кыладыр (вә һәм Рәхмәтулла Әмирхановның риваяте): бу Аксак Каратун заманасыннан соң, ягъни Әби патша — Екатерина Вторая заманасында, якынча 1770 елларда, Әби патша Казанга килгәч, мөселманнарның олуг байлары Әби патша катына кереп гариза биргәннәр, бистәгә таш мәчет салырга рөхсәт сорап. Вә һәм Әби патша, Казан байларының гаризасын кабул итеп, таш мәчет салырга рөхсәт биргән вә һәм мәчет урынын үзе килеп тәгаен кылган; вә һәм мөселманнарны бик яраткан; Казанда торган вакытында һәмишә мөселман арасына төшеп: «Урыстан җәфа күрмимсез?» — дип сорашып йөргән. Мөселманнар бер дә урыстан зарланмаганнар.

аренда сервера
Одесса видеонаблюдение, установка видеонаблюдения дома , охранные gsm сигнализации | aaa auto insurance quotes | buy cialis online pharmacy