Казан алынганы

Иске Казан ханлыгы вакытында вә һәм бу яңа Казанның корылуыннан соң барысы ике йөз илле еллап мөселман ханнары кулында Казан шәһәре бик төзек торды. Галимнәре вә мөдәррисләре вә һәм көтепханәләре күп иде вә Талибләре (шәкертләре) күп иде. Ханнарының дошманнары юк иде. Казан ханлыгы вакытында һичбер дошман килеп Казанга кул сузмады. Күп ханнар үттеләр. Соңыннан Ядгәр хан дигән кеше хан булды. Ядгәр хан вафат булгач, ир баладан хан булырлык кеше берәү дә калмады. Мәгәр бер тугыз яшәр кызы калган иде, шул кызны атасы урынына хан итмәкче булдылар. Бу кыз ханлыкны кабул итмәде. Ирләр барында миңа — кыз кешегә ханлык ник кирәк, дип, үзен-үзе һәлак кылды. Ядгәр ханның вафатыннан соң, Казан мәмләкәтен вәзир-вөзәра идарә кылып торды. Бу форсаттан урыс ханнары Казанга күп һөҗүм кыла башладылар. Ядгәр ханның балаларыннан хан булырга сәләтле кеше булмагач, Ядгәр ханның нәселеннән Шәгали хан дигән адәм, Ядгәр ханнан алда да берәр мәртәбә хан булып, урыс кулына әсир төшкән иде. Ул Шәгали ханны күп акча биреп йолып алдылар вә һәм яңадан ханлыкка утырттылар. Шәгали хан булганнан соң Казанда күп тынычсызлык вә фетнә була башлады. Шәгали хан мөселманнарга күп хыянәт кылды. Урыс ханнары белән дуслашып, алардан күп мал алып, мәмләкәтне карауга күп илтифат кылмады. Үз халкы вә һәм үзенең вәзир-вөзәрасы бар да үзенә дошман булдылар. «Хәзинәдәге дарыга су сиптерә», — диделәр. Казан тирәсендә тоташ җиде ел сугыш булды.

Урыс ханының гаскәре Казанны җиде ел камап ятты. Бәгъзе кабер ташлары гуаһлык бирәдер: Казан алынмастан элеккерәк елларда Чуел, Ядрин өязләрендә күп сугышлар булган. Иван Василич, Казанны алмак нияте белән бу тарафка күп гаскәр җибәреп, халыкны кырдырган. Шул заманда шәһит булган галимнәр яки башка олуг адәмнәр кабер ташы язып куйдырганнар. Җөмләдән берсе Чуел өязендә Шәгали дигән чуваш авылының зияратында бер таш бар. «Тукыз йөз кырык тукызда... Куҗай углы кяфер тукышындин шәһид...» дип язылган. Моның вакыты 1549 елларга туры киләдер. Моннан башка һәм шул рәвешчә язылган берничә таш бардыр. Гәрчә ни мөселман халкында, ни урыс халкында Казан вакыйгасы буенча язылган язулар булмаса да, халык арасында Казан алынгандагы вакыйгалар бу көнгәчә онытылганы юк. Әлбәттә, артык зур сугыш булгандыр. Һәр ике тарафның туплары атылып, җир йөзендә адәм каны елга кебек аккан. Казансу елгасы кан белән катышып аккандыр. Җылан тавыннан башлап Бишбалта урыннары вә гомумән Казанның төшлеккә таба тарафы һәммәсе, Бакалтай аралары урыс гаскәре белән тулы булгандыр. Хәзер дә әзрәк беленәдер: Бакалтайга таба җирдә Яңа бистәдән Усиягә таба сырланып барган җир күренәдер; урыс гаскәре үр казып яткан җир икән, дип әткәй сөйли торган иде. Урыс гаскәре тарафыннан һәм Казанны алырга чара таба алмыйча, хәйран булганнардыр. Ахры урыс патшасыннан әмер булып, Җылан тавы катында җир астыннан канау ясап, крепость астына дары куеп күтәрткәннәрдер. Наласа картының риваяте буенча, урыс гаскәре, берничә вакытлар казыгач, җир астыннан канаудан өскә таба казып чыгып караганнар, тагы ничә көндә крепостька җитәрбез, дип. Хәзер шул урында памят-ник бардыр. Аннан, янә казып килеп, үзләренең чамалары белән крепость астына җиткәч, югары таба казып менгәннәр. Кала эчендәге халык авазы һәм ханнарның сөйләшкәннәре вә кала эчендәге мөселман гаскәренең гөжләп сөйләшкәннәре канау казучыларга ишетелгән, имеш. Шулай итеп, Казан каласын дары белән ваттырып, урыс гаскәре крепостька кергәндер. 1552 елда октябрь икенче көнендә... ханзадәләрне вә олугларны кайсын үтереп, кайсын әсир кылып һәлак итте. Галимнәрен үтертте. Мәдрәсәләрен яндырды, Коръән китабын җыеп яндырды, йортларын вәйран итте. Шәһәрлек сыйфаты бер дә калмады. Калган мөселманнар вә галимнәр, шәкертләр, һәркайсы ак кием киеп, Казаннан качтылар. Төрлесе төрле тарафка йөз тотты, ләкин тау ягына таба китәргә күп җирләрдә урыс гаскәре ятканлык җәһәтеннән мөмкин булмады. Күбесе Җиләкле тау аркылы Га-лич тавы юлы тарафына киттеләр, (Җиләкле тау дигәне хәзер Ягодный ыслабада диерләр) вә кайберләре Арча юлы тарафына юнәлде. Шәгали дә Арча юлы белән чыгып китте.

Казаннан чыгып киткәндә, үзенең вәзир-вөзәрасына үпкәләп-җылап әйткән сүзләре ошбудыр:

Дус, дус дигәнем, Дус түгел икәнсез. Дус диебүк йөргәнем, Бар да дошман икәнсез. Әй балалар, балалар, Бездин елап калалар; Бездин калган малларны Кяферләр килеп алалар, — дип җылап, үзенең кавем-кабиләсе белән бер җиргә барып, авыл ясап утырды. Шәгали авылы диерләр, хәзер дә Кыш-кардан ерак түгел бер авыл бардыр. Шәгали ханның кабере дә андадыр вә бәгъзеләре аннан китеп, Мәңгәр янына күчеп утырганнардыр. Хәзер дә Мәңгәрнең бер кисәге «Шәгалиес-ки пучинка» дип аталадыр. Вә дәхи кайбер шәкертләре качып чыгып төрле җирдә, болыннарда, урманнарда тордылар. Иван Василич, Казанны алганнан соң, калган мөселманнарны Казаннан кудырды. Урыс халкыннан гайре кеше монда тормасын, дип әмер кылды. Казанда мөселманнар бик аз калды, һәммә йортларга урыс халкы килеп урнашты.

Ул заманнан калган нәсел хәзер Казанда бик аз. Бәлки берничә нәсел генә булсалар кирәк. Рәхмәтулла Әмирханов-ның риваяте буенча, Казан алынган вакытта Казанда байлар, хуҗалар вә сәүдәгәрләр күп икән. Казанга урыс халкы күчеп килгәч, кайсы кая таркалып беткәннәр. Иван Василич, Казанны алып, калган мөселман татарлар белән солых булгач, әмер кылды: «Хуҗалар вә сәүдәгәрләр, миңа бәйгать биреп (буйсынып), үз йортларына кайтып утырсыннар», — диде. Чыгып киткән мөселманнар әйттеләр: «Инде без күчеп чыктык, кире кайтмабыз», — диделәр. Иван Василич әйтте: «Алайса коллары хуҗалары йортына керсеннәр», — диде. Кайбер хуҗаларның малайлары, коллары, хуҗаларыннан баш тартып, әзер йорт безгә ярар дип, кире кайттылар вә һәм Казанда калган кайбер мөселманнар йортсыз, җирсезләре Кабан күленең көньяк тарафы ягына бер урам ясап утырдылар. Хәзер Шиһаб хәзрәтләр вә Җиһаншалар урамыдыр, вә һәм бу мәхәллә — Казанның иң иске мәхәлләседер. Вә янә берничә елдан соң кайбер фәкыйрь-фөкара вә ятим-йотама, җыелышып, Иван Василичтан үзләренә урын сорадылар. Иван Василич ал арга шәфкать итеп, «вон вам место» дип, Яңа бистә урынын күрсәтте. Яңа бистә урыны болынлык эчендә бер таусу җирдер. Әмма Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләренең атасыннан риваять кылган сүздән аңланадыр: «вон вам место» дип күрсәткәне — күлнең төшлеккә таба ягы, Захария урамнары Пләтәнгә чаклы һәммәсе бистәдер. Ягъни шул «место» дигән сүздән бозылып бистә дип аталгандыр...

Курсы английского Курсы английского языка в ВАО
Циклевка паркета | портфели с доставкой каталог рюкзаков мужские городские рюкзаки