Яңа Казан каласының корылуы

Элгәре чакларда Казан кешеләреннән берәүнең Елан тавы урманында умарталыгы бар икән. Җәйнең матур көннәрендә бу кеше үзенең бала-чагалары белән шул умарталыгына барып хозур кыла булган.

Умарталык, төз вә биек үскән матур наратлыкта булганга күрә, ул бик хозур, һәркемне кызыктырырлык икән. Анда җәй көне җиләк-җимеш тә бик күп булган.

Бу кешенең бер кызы да булган. Бу кыз, чибәрлектә дан тоткан атаклы матур кызлардан булып, буйга үсеп җиткән. Ул кызның чибәрлеген олысыннан кечесенә хәтле беләләр икән. Менә шушы кызны кияүгә биргәннәр.

Бу кыз, килен булып баргач, Казан елгасына су алырга төшкән. Яр буенда су алырлык нык басма, яхшы урын булмаган. Бу яшь килен, Казан елгасыннан суны бик азап белән алып, аның текә ярыннан бик мәшәкать белән күтәреп менгән.

Елгада басманың булмавы, су алуның читенлеге, ярның текәлеге яшь киленгә ошамаган. Ул зарланырга тотынган, шул турыда байтак сүзләр сөйләгән, шундый текә ярлы су буена кала корган кешегә дә ачуланган.

Яшь киленнең бу зарлануы, кала коручыны ачулануы шул чакта Иске Казанда хан булган Галимбиккә ишетелгән. Галимбик, яшь киленне үзенә чакыртып, кала коручыга ни өчен ачуланганлыгын сораган.

Яшь килен батыр һәм акыллы хатын булганга, Галим-биктән курыкмыйча, үзенең нәрсә сөйләгәнен әйтеп биргән. Ул түкми-чәчми:

— Мин, ханым-солтаным, сезне ачуланмадым. Мин берәүне дә атамыйча, каланың уңышсыз урынга корылганлыгын сөйләдем. Сезнең гомерегез озын булсын, дошманнарыгызга өстен булыгыз, сезгә сөйләсәм, минем сүзләремне сез дә яратырсыз. Әгәр дә йөкле хатыннар су белән шундый текә ярлардан менсәләр, ул бичараларның хәлләре ничек булыр, менә мин шул арны кызганып сөйләдем, — дигән.

Галимбиккә бу яшь киленнең акыллы сүзләре ошаган. Ул, аның сүзләрен барын да урынлы табып, каланың нинди урынга корылуы муафыйкъ булуы турында киңәш иткән.

Яшь килен кала корыр өчен атасының умарталыгы булган Елан тавы тирәсен мәгъкуль күргән. Анда атасының умарталыгы барлыгын да сөйләгән.

Галимбик, яшь киленнең сүзен ошатып, каланы Елан тавы тирәсенә күчерергә мөмкин икәнлеген сөйләсә дә, анда, еланнарның бик күп булганлыгыннан, халыкка торырга читен булачагын аңлаткан. Яшь килен моның чарасын күрсәткән.

Ул Галимбиккә, көз көне һавалар салкынаеп, еланнар җир астына кергәч, шул урынга бик күп салам, чыбык вә утыннар өйдереп, яз көне һавалар җылынып, еланнар җир астыннан чыгып салам тирәсенә җыелгач, шуңар ут төртергә кушкан.

Галимбиккә яшь киленнең бу киңәше бик ошаган, чөнки Галимбик шәһәрнең Иске- Казан урынында булуын үзе дә яратмый икән. Әмма аны күчерергә җаен гына таба алмый тора икән. Менә инде ул, яшь киленнән мондый киңәш ишеткәч, каланы күчерергә карар кылган.

Галимбик, Казан каласын иске урыныннан күчерер өчен, үзенең олыларыннан ике кеше белән улын һәм йөз чирүне (гаскәрине) яңа шәһәр урынын карарга җибәргән.

Бу кешеләр барып тикшереп йөргәннән соңында хәзерге кала урынын яратып кайтканнар. Ләкин бу урында да, Елан тавындагы шикелле, еланнар бик күп булып, анда торырга бик җайсыз булачак икән. Бу еланнарны бетерер өчен яшь килен киңәше буенча эш күргәннәр. Көзеннән ул урынга бик күп итеп салам, чыбык вә утын өеп калдырганнар. Кыш; үтеп, яз җитеп, көннәр җылына башлагач, еланнар, җир астыннан чыгып, шул салам астына җыелганнар. Коры гына һавалы, җилле бер көнне, яхшы атка атландырып, шул салам һәм чыбыклар өеменә ут төртергә бер батырны җибәргәннәр.

Батыр, ат өстендә барып, өелгән салам һәм чыбыкларга ут төрткән. Зур өем салам, чыбык һәм утыннар янып көл булган. Андагы еланнар да янганнар. Шулай да ике башлы зур бер елан, уттан качып котылып, сау калган. Менә шушы аждаһа, әлеге ут төртүче батырның өстенә ташланып, аны үтермәкче булган. Батыр үзенең яхшы аты белән аждаһадан качкан. Әлеге ике башлы аждаһа да батырның артыннан бер дә калмыйча куып киткән. Батыр Казан каласы урыныннан илле чакрымнар җир киткәч, аты арганга күрә, бер чокыр янында аждаһа аны куып җиткән дә алты кисәккә бүлгәләп ташлаган. Батыр да тиз генә бирешмәгән икән: ул үзенең агулы сөңгесе белән аждаһага берничә тапкыр чәнчеп өлгергән. Аждаһа шул агулы җәрәхәтеннән үзе дә үлгән. Менә шушы чокыр, Чүриле дигән авылдан читтәрәк булып, әле дә Алты Кутар дип атала икән.

Менә шуннан соң кала корылачак урын еланнардан тәмам тазартылып беткән дә, шул урынга хәзерге Казан каласы корылган.

Ул чакларда кызык кына гадәтләр булган икән. Әгәр дә яңа кала корасы булсалар, бу яңа корылачак каланың хатирәсе өчен нинди булса да бер зур эш эшлиләр икән. Ул заманның гадәте буенча, бу каланы нигезләгәндә дә шундый бер эш эшләргә кирәк булган.

Галимбик үзенең улы белән ике олысы арасында шобага салырга һәм, шобага кемгә чыкса, шул кешене яңа корылачак каланың хатирәсе өчен җиргә — нигезгә күмеп калдырырга кушкан.

Шобага Галимбикнең үз улына чыккан. Эш уңайсызланган, аны җиргә күмеп калдыру бик читен булган. Олылар моңар күнмәгәннәр һәм бер хәйлә эзләгәннәр. Эзли торгач, хәйләне тапканнар. Беренче нигезнең астына бер этне күмеп калдырганнар. Соңыннан Галимбик корылачак каланың хатирәсенә ни эш эшләнгәнлеген сорагач, булган хәлне сөйләп биргәннәр. Нигезгә этнең күмелүен ишеткәч, Галимбик уйга калган. Эт күмелүнең шомлыклы бер эш булуын хәтеренә китергән. Шуннан үзенең янындагы олыларына бу эшнең шомлыклы булуын әйткән.

Галимбик, шәһәрнең кайчан булса да этләр кулына калачагыннан бик куркып, үзенең зур галимнәрен җыйган һәм: «Моның киләчәге ни булыр икән?» — дип сораган. Галимнәр, Галимбикнең бу сөаленә төрлечә җавап бирсәләр дә, соңыннан зур бер галимнең фикеренә кушылып, этнең күмелеп калуы шомлыклы эш түгеллеген, бәлки дошманнарның тиздән көчсезләнүенә галәмәт булганлыгын, ә ханзадәнең сау калуы — бу нигездә бүленеп-бүленеп булса да патшалыкның киләсе буыннарда бик озак заманнарга хәтле сузылачагын күрсәтә торган изге бер билге икәнен сөйләгәннәр. Шуннан соң Галимбик Болгар шәһәрендәге Хәлифә мәчетен гыйбадәт кылырлык хәлгә китерәчәген нәзер итеп әйткән. Галимбикнең догасы сәбәбеннән Казан шәһәрендә мөселман яшәп килгән һәм кыямәткә кадәр яшәячәк, ди.

Подробнее, рисование в вао в москве