Мәрҗән каласы һәм унике кыз хикәяте

Яңа Үзи авылы янындагы кырда, урман эчендә Хуҗалар тавы дигән тау бар. Шул тауда борынгы заманнарда Мәрҗән исемле болгар шәһәре булган. Мәрҗән шәһәрендә Тырышмал Хуҗа хөкем сөргән.

Тырышмал Хуҗаның берсеннән-берсе сылу, берсеннән-берсе акыллы унике кызы булган. Хуҗа ал арны, яшьләре җиткәч, Бүләр шәһәренә Рабига остабикә мәдрәсәсенә укырга җибәргән. Алар арасында Мәрҗән иленең батыры Иштирәк баһадирның сөйгәне Нәркәс сылу да бар икән.

Рабига остабикә мәдрәсәсе Бүләрдәге Хуҗалар тавы итәгендә бик зур чишмә буена урнашкан була. Рабига көн саен Шәһре Болгардан Бүләргә җир асты юлы буенча 66 шәкертен ияртеп укытырга килгән.

Бервакыт Болгар илен яу баскан. Ул Бүләргә кадәр килеп җиткән һәм шәһәрне камап алган. Бүләрне якларга Кызыл -таудан, Кызлардан, Нократтан һәм башка шәһәрләрдән батырлар килгән. Иштирәк баһадир да үзенең иптәшләре белән дошманга каршы чыккан. Сугыш бик каты булган, бик күп батырлар башларын салган. Иштирәк баһадир белән өч батыр, сугыша-сугыша, Хуҗалар тавына менгәннәр. Батырлар тау башында туган илләре өчен тамчы каннары калганчы көрәшергә ант эчкәннәр һәм, дошманнар өстенә ыргылып, тигезсез сугышта шәһит булганнар. Аларны тау башында җирләгәннәр. Тырышмал Хуҗаның кызлары, Бүләр өчен сугыш барганда, яу артыннан каргап торганнар, шуның белән баскынчыларның көчләрен какшатканнар. Моны күреп ачулары чыккан илбасарлар кызларны куа башлаганнар. Нәркәс сылу, мәдрәсәдә алган гыйлеме белән, куа килүчеләргә каршы ау корган. Үзе курка икән, бу ауга киекләр генә эләкмәсә ярар иде дип, һәм, җиргә ятып тыңлап, туганнарыннан сорый икән:

Корып куйдым ау ишкән,
Шаулап килә, яу микән?

Кызлар куркышын: «Яу, яу!!!» — дигәннәр. Шуннан унике кыз Мәрҗәнгә таба йөгерек атларын куганнар. Ә яу алар артыннан калмаган, урман, алмагачлар эчендә утырган гүзәл Мәрҗәнгә хәтле җиткән һәм шәһәрне көл иткән.

Ә Тырышмал Хуҗаны, аның унике кызын, тотып алып, Хуҗалар тавы кырына китергәннәр. Монда алар дошман кушуы буенча, яланаяк килеш көне-төне туфрак ташып, яңа бер тау өйгәннәр. Дошманнар, биек тау өелеп беткәч, Хуҗаны һәм аның кызларын шул тау башына тереләй җиргә күммәкче булганнар. Шулчак кызлар унике йолдыз булып күккә күтәрелгәннәр, ә Тырышмал Хуҗа, таудан сикереп, елга суына әйләнеп, агып киткән. Халык, хәзер дә шул елга башланган чишмәне изге санап, аңа табына, ә кызлар өйгән тауны «Кыз тавы» дип атый.

Трудоустройство