Янмый торган кыз

Үзенең дошманы — Туктамышның артыннан килгәндә, Тамерлан (Аксак Тимер) Ука елгасының урта агымы буйларына килеп җитә һәм монда аның армиясен, бөтенләй тар-мар итеп, Иделгә кадәр куып китә.

Шөһрәтле Болгар шәһәрен Тамерлан утка тота һәм кешеләрен кылычтан үткәрә. Җиңүчеләр дәрәҗәгә дә, картлыкка яки яшьлеккә дә карамыйча, мондагы кешеләрне һич тә кызганмыйлар, бөтенесен дә диярлек юк итәләр, калган хатын-кызлар һәм балалар әсирлеккә алына.

Болгарларда ул вакытта патшалык иткән Габдулла хан, үзенең шәһәрне саклап кала алмавын аңлагач, семьясы һәм кайбер якыннары белән, шәһәрнең иң нык таш пулатларыннан исәпләнгән хөкем палатасына кереп бикләнә. Шәһәргә кергәч, җиңүчеләр бу бинаны бүрәнәләр һәм янучы матдәләр белән әйләндереп алалар да яндыралар. Габдулла хан һәм аның белән бергә бинага бикләнгәннәр, ханның кызыннан башкалары, барысы да һәлак булалар.

Болгарлар ханның бу кызын, үзенең акыллылыгы һәм яхшылыгы өчен, изге дип атаганнар, гадәттән тыш матурлыгы өчен аңа «хур кызы» дигән исем биргәннәр.
Тәңре бу гадел кызны газаплап үтерергә ирек бирмәгән.

Хөкем палатасы янганнан соң, җиңүчеләр аның эченә керсәләр, хан кызының болгарларда изге кеше дип йөртелгән Хисаметдин исемле мулланың ак киеме итәгендә янмыйча утырып калганлыгын күрәләр.

Үлгән ханның матур һәм акыллы бу кызын, аның кече энесе белән, Тамерлан үзенең пайтәхете булган Сәмәркандка алып китә...

Канлы һәлакәттән Габдулла ханның бу кызы гына исән калмый: кызның ике туганы Галимбик һәм Алтынбик тә исән калалар... Габдулла ханның якыннары аның бу улларын Кама елгасының аръягына урлап качалар, сугыш беткәнгә кадәр алар шунда, артык куркыныч булмаган җирдә, качып торырга тиеш булалар. Ләкин, сугышлар тынса да, бу ханзадәләргә үзләренең туган шәһәрләренә әйләнеп кайтырга туры килмәгән. Биредә аларның аталарының токымы бөтенләй өзелә.

Качып котылган патша уллары бу чорга кадәр инде яшәп килгән Казанга килеп урнашалар. Шулай ук Казанга тар-мар ителгән Болгардан һәм аның тирәләреннән шактый күп кешеләр күчеп киләләр.