Бараҗ нәселе

Аксак Тимер Хаҗи Тархан (Әстерхан) шәһәренә килде. Орышып-тукышып, Хаҗи Тарханны алды. Анда биш-алты ел торды. Аннан соң янә Болгар шәһәренә килергә әзерләнде, күп-күп катаргылар (көймәләр) белән Болгар шәһәрен алырга... менде. Чирүенең (гаскәренең) санын-хисабын Аллаһы-дан гайре кем исә белмәс иде... Ул дәвердә Болгар шәһәрендә ханнары Габдулла хан дигән иде. Габдулла ханга иреште: Аксак Тимер киләдер, дип. Шул заман Габдулла хан ләшкәр (гаскәр) җыйдырды, зур чирү хәзер кылып каршы йөрде. Ахыр бер-берегә юлыгышып, каты орыш кылдылар. Аксак Тимернең орышына түзмәделәр, сындылар... Үлгәне үлде, калганнар шәһәргә кереп бикләнделәр. Аксак Тимер килеп, Шәһре Болгарны җиде ел камап торды. Тарих җиде йөз елда иде Шәһре Болгарны алдылар, хәрап кылдылар. Йөз дә егерме дүрт олуг бикләр бар иде, аларның тәмамысын кырдылар. Һәркайсының тезелгән энҗе кебек хатыннарын Аксак Тимер әсир кылды. Ул бикләр эчендә дүрт олуглары бар иде, асыл шаһзадәләр иделәр. Берсе — Икбали бик, берсе — Кол Гали бик, янә берсе — Хаши бик, янә берсе Миркаши бик диерләр иде, тәмамыны һәлак кылдылар. Күп-күп халыклар һәлак булдылар. Габдулла ханны да үтерде, әмма Габдулла ханның ике углы бар иде, берсе — Алтын бик, икенчесенең аты Гыйлем бик дигән иде. Яудан, кыргыннан качып калган кешеләр Алтын бикне урман төбенә илтеп яшерделәр. Бере — җиде яшендә, бере тугыз яшендә иделәр. Ал арны яхшы асрар иделәр. Аннан соң Аксак Тимер, Шәһре Болгарны харап кылганнан соң, Бүләр (Биләр) шәһәренә килде. Чирүе белән, Бүләр шәһәренең каршысына килеп, урын казып яттылар, орыш-тукыш кылмадылар. Ул вакытта Бүләр шәһәренең ханы Самат хан дигән иде... Халкы Бараҗ атлы иде. Бараҗ халкының әүвәл замандагы борынгы төп йорты ошбу Зәй тамагында булыр иде. Алыплар заманы иде. Бер Бараҗ дигән аждаһа елан килде. Ул шәһәрнең халкына көч зыян кыла башлады. Чыгып аждаһа белән сугыштылар, җиңә алмадылар. Ахыры үзләре шәһәрне ташлап качтылар. Болгар шәһәре якынына барып, Бүләр суының өстенә йорт салдылар. Ул шәһәрләрен Бүләр дип атадылар. Ул сәбәптән халыкны Бараҗ халкы диеп иделәр. Ораннары Бараҗ иде. Анда Самат хан әйтте:

— Аһ, әй Бараҗ халкым, борын олуг бабаларыбыз, Бараҗ зыяныннан качып, ошбу җиргә килгәннәр иде. Инде Бараҗ-дан көчлерәк Аксак Тимер килде, шәһәребез каршысына төште, ни кылырбыз? — диде.

Анда ул Бараҗ халкы әйттеләр:

— Әй ханым, ирек сезләрнеңдер, безләр һәр ни дисәк, ирегебез юктыр, — диделәр. — Әмма боерсагыз, Аксак Тимер ләшкәре белән һәм орышырбыз, үтерербез, йә үзебез үләрбез, — диделәр.

Анда Самат хан әйтте:

— Инде минем каршымда бер кешем бардыр, аннан сорыйм, ул ни боерыр, аның сүзеннән чыкмамын, — диде.

Ул вәли (изге) кешене алдырып сорадылар, тәкый әйттеләр:

— Әй безнең олугыбыз, инде безләр ошбу өстебезгә килгән Аксак Тимер белән орыш кылыйкмы?

Анда ул вәли әйтте:

— Хуш, карыйк, — дип. Бер манараның башына менде, тәкый Аксак Тимернең чирүенә бакты. Карады исә, күрде кем, Хозыр галәйһессәлам Аксак Тимернең чирүендәдер. Ул, манарадан төшеп, Самат ханның каршына килде: тәкый әйтте:

— Орышырга рөхсәт юктыр, Хәзрәт Хуҗа Хозыр галәйһессәлам аның чирүендә бергәдер. Тәңре Тәгаләнең тәкъдиренә муен сонмак кирәктер, капкаларны ачтыр, — диде ирсә, ул Самат ханның Бараҗ халкы йыглаштылар, тәкый әйттеләр:

— Ни кылмак кирәк, Хак сөбханә вә Тәгаләнең хөкеменә муен сонмак кирәк, — диеп, тәмам шәһәрнең капугларын ачтылар. Ирек салдылар, орышмадылар. Аннан соң хәзрәте Аксак Тимер чирүе белән шәһәргә иңделәр, халыкны кырдылар. Әмма анда Аксак Тимер, кич булды исә, үзе шымчы булып, турысын орып, хал аек ларның эченә кереп, сынап йөрер иде.

— Әй халаеклар, егетләр, бу белеклек, бу кыргын безләргә кемнән булды? — диеп сорар иде.

Анда утырганнар әйтер булсалар:

— Безне Аксак Тимер бөлдерде, аның шомлыгыннан бөлдек, — дигән кешеләрне иртәгесен тәмам ыруы-тамыры белән һәлак кылыр иде. Нәркем исә, гөнаһны үзеннән белеп, әйтер булса иде «белеклек үз шомлыгыбыздан» диеп, аны үтермәде, таламады, аны җибәрделәр. Шулай кичләрдән бер кичә Аксак Тимер, үзе шымчы булып, Бараҗ халкының арасына иңде. Тәкый әйтте:

— Әй Бараҗ халкы, бу бәла сезләргә кайдан килде?

Анда алар әйттеләр:

— Кемнән идеген белмисеңме? Комсыз Аксак Тимер килде, безне кырды, бөлдерде, — диделәр. Анда ул кичәнең эчендә бер олы бикнең гакыллы тол калган хатыны бар иде, ул әйтте:

— Әй егетләр, бу белеклекләрне үз гөнаһыбызның шомлыгыннан беләйек. Ул Аксак Тимер ни кылыр иде? Тәңренең тәкъдиредер, — диде.Ул хатынның ире Җәдәш дигән иде, ул хәзрәте Аксак Тимер килмәс борын үлгән иде. Ул Җәдәш бикнең ике углы бар иде, берсе — Инсан вә берсе Ихсан дигән иде. Ул кичнең иртәгесен Аксак Тимер бу хатынны угланнары белән үз кашына алдырды. Болар ни эшкә алдыр-дыгын белмичә, безләрне үтерер, диеп йыглашып килделәр.

Аксак Тимер ул хатынга әйтте:

— Син, гөнаһыбызны үзебездән белербез, һәр эш үзебезнең шомлыгыбыздин, диеп әйтерсең. Инде бу көннән соң сине тәмам углың-кызың, кардәшләрең белән ярлыкадым. Һәр кайда сөйсәң, шул тарафка киткәнсез, — диде. Үзе һәм тәмам чирүгә хәбәр салды:

— Бу кешегә тимәгез, малын таламагыз, һич нәрсәсенә зыян китермәгез, — диде. — Үзенә белеклекне, гөнаһны үзеннән күргәне өчен тәмам углы, кызы, кардәшләре белән ярлыкап җибәрдем.

Аннан соң ул ике бик, бере — Инсан вә бере — Ихсан, икәү-се киңәш итеп, күчмәгә ният кылдылар. Инсан бик әйтте:

— Әй анам, мин ошбу олуг өйнең эч ягына, тау җиренә барырмын, анда йорт тотармын. Аның өчен кем, ул җир һәр җирдән саклангандыр, — диде.

Анасы һәм аның сүзен яратып кабул кылды. Әмма энесе Инсан бик ул тарафка барырга өнәмәде.

— Иске бабаларым йортына барырмын, шунда йорт тотармын, — диде.

Инсан бик әйтте:

— Мин ул җиргә бармамдыр, — диеп аерылды, тау тарафына китте. Анасы һәм аның белән китте. Анда барып, Гәбенә дигән суның буенда яши башлады.