Туйбикә мәдрәсәсе

Шәһре Болгарда бик галим бер абыстай яшәгән. Аның исеме Туйбикә булган. Ул бик данлыклы хатын икән. Шәһре Болгарның олысы-кечесе Туйбикә абыстайны беләләр, һәрбер эшләрендә аңар, «ана» дип, киңәш итәләр икән. Туйбикә абыстайны Шәһре Болгар ханы да олылый икән.

Туйбикә дип бу абыстай шуның өчен аталган, ди: ул туйларда була торган үпкә-сапкаларны, бозылышу, аерылышуларны бетерә, кыз белән егет арасын килештерә икән, һәркемне үгет-нәсыйхәт белән димли, дуслаштыра икән. Туй бит бер дә үпкәсез булмый, диләр, менә бу Туйбикә абыстай шул үпкәләрне бетерә икән.

Туйбикә абыстай үзе хан нәселеннән булган, ди. Шәһре Болгарда аның бик зур кызлар мәдрәсәсе булган икән. Анда төрле илләрдән бик күп кызлар, килеп, зур галим булып чыкканчы укый торган булганнар, ди.

Ул мәдрәсәне «Алтмыш алты абыстай мәдрәсәсе» дип йөрткәннәр, ди. Аны «Алтмыш алты абыстай мәдрәсәсе» дип шуның өчен атаганнар, ди: бу укып йөрүче абыстайлар изге абыстайлар булганнар икән. Алар үзләре Биләр шәһәреннән Шәһре Болгарга барып сабак укыйлар икән.

Бу алтмыш алты абыстай иртә намазның сөннәтен — Биләр шәһәрендә, ә фарызын Шәһре Болгарда укыйлар икән. Болар сәхабәләрнең шәкертләре булганнар, ди. Болар-ның кулларында тимер таяклар булган, ди. Биләрдән Шәһре Болгарга сабак укып йөри-йөри, аларның кулларындагы тимер таяклары ашалып, кыскарып беткән икән. Болар Биләрдән Янбактыга, аннан Ширбәтлеге, аннан Шәһре Болгарга баралар икән.

Туйбикә абыстайның әмере белән, бу алтмыш алты абыстай, алтмыш алты якка таралып, күп халыкны хак юлга күндергәннәр, ди.