Айдархан һәм сәхабәләр

Болгар шәһәре элек бик зур булган, зур-зур кибетләр буеннан-буена тезелеп киткән. Аның башында Айдархан дигән гайрәтле патша торган.

Айдарханның егерме яшькә җиткән Туйбикә атлы кызы бар икән. Ул авырый икән.

Мөхәммәд пәйгамбәр өч сәхабәне (якын көрәштәшләрен) янына чакырып алган. Ал арның берсе — Зөбәер бине Тәлка, икенчесе — Зөбәер бине Җәдга, өченчесе — Габдрахман. Шуларга таяк биргән, чалмасын салып биргән, кара савыты биргән:

— Менә Шәһре Болгар йортына юнәлегез, урамнарында йөрегез, без табибларбыз диегез, — дигән.

Болар Болгар йортына килеп җитәләр, урамда йөри башлыйлар.

Айдарханның вәзире дә урамда йөри икән. Ул сәхабәләрне күрә дә яннарына килә. Сорый алардан:

— Сез кемнәр, каян килдегез?

— Без менә Мәккә-Мәдинәдән килдек.

— Нәрсә, сату итәргәме?

— Юк, без сатучылар түгел, без табиблар, — диләр болар.

Тегеләрне калдырып, вәзир патша янына китә. Айдарханнан сөенче ала бу:

— Безнең шәһәргә өч сәхабә килгән, дәва итеп йөрибез, дип әйтәләр, — ди.

Айдар патша әйтә:

— Алып кайт үзләрен, — ди.

Вәзир сәхабәләрне алып кайта сарайга. Айдархан патша сорый болардан:

— Сез каян килдегез? — дип.

— Без Мәккә-Мәдинәдән им итү, дәва итү өчен килдек, — диләр алар.

— Менә минем егерме яшьлек кызым бар, авырый, ше-шеп-шешеп чыккан.

— Дәва бар, — диләр сәхабәләр, — хәзер каен себеркесе кирәк булыр.

— Ә-ә, каен себеркесе бездә күп, — ди патша.

— Юк, — диләр алар, — безнең таяктан үскән себерке кирәк.

Бер урынга таяк кадап куялар.

Габдрахман сәхабә намаз укып тора, таяк утырткан җирдән су чыга, күз алдында каен себеркесе үсә.

Айдархан патша бу эшкә хәйран кала.

Себеркене бирәләр патшага.

Менә кызны мунчага алып киләләр. Аны җәймә белән кәнизәкләре күтәреп керә. Туйбикәне чабындыралар, юындыралар.

Туйбикә үзе киенә.

— Мин, — ди, — үзем генә чыгам, — ди. Аякка баса, тәмам терелә бу.

Кыз әнисенең бүлмәсенә керә. Әнисе бик аптырый, Айдархан патша янына кереп китә, кызның терелүе турында хәбәр
бирә.


Хәзер Айдархан сәхабәләргә әйтә:
 — Кызымны бирәм берегезгә, — ди. Кызны Коръәнхафиз Тәлкага бирергә була. Сәхабәләр Мөхәммәд пәйгамбәргә хат язалар. «Ал», — ди
пәйгамбәр җавабында. Кызына да, атасына да:
 — Иманга килегез, — диләр.
 — Бөтен шәһәрне иманга китерәм, — ди патша. Ул бөтен шәһәрне мөселман итә.
Туйбикә белән сәхабә Тәлка егерме биш ел бергә торалар.
Ә теге тылсымлы таяк утырткан җирдән чыккан коены халык изге кое итеп саный, Туйбикә коесы дип йөртә. Аның суы бик чиста, бик тәмле була. Хәзер ул кое юк инде.

шкаф купе на заказ Тюмень|Стратегия Форекс гениальная узнать больше.