Дәфгый һәм аның сеңлесе

Биш йөз егерменче елда мин Болгарда гъад халкы токымыннан булган тере кеше күрдем. Аның биеклеге җиде терсәктән артык иде. Аны Дәфгый дип атап йөртәләр. Култык астына кечкенә баланы кыстырган кеше шикелле, ул атны үзенең култык астына кыстыра торган иде. Һәм болай булган: бу өлкәдә сугыш чыккан вакытларда, кулына таяк тоткан шикелле, ул үсеп утырган имән агачын йолкып алып кына сугышкан; әгәр дә аның белән филгә сукса, ул, һичшиксез, аны үтерер иде.

Ул бик ихтирамлы иде. Минем белән очрашкан вакытта, ул миңа сәлам бирә һәм хөрмәт итә иде. Ә мин аның белән исәнләшкән вакытта, минем башым аның тик түбәнге кабыргаларына кадәр генә җитә иде.

Шундый ук зурлыкта аның сеңлесе бар иде. Ул да Болгар шәһәрендә яшәде. Бервакытны ул ирен үзенең күкрәгенә кыскан һәм аның кабыргаларын сындырган да, ире шунда ук үлгән, дип сөйләделәр.