Белемле кеше

«Болгар» сүзенең мәгънәсе — белемле кеше. Эш шунда ки, безгә Бохарадан мөселман сәүдәгәрләреннән берәү килгән, ә ул тыйб (медицина) гыйлемен, шәригать законнарын яхшы белгән кеше булган. Шул чакта патша да, аның хатыны да бик каты авырып китәләр. Аларны гамәлдә йөргән барлык дарулар белән дәвалап караганнар. Әмма авырулары көчәя генә барган, алар «үлеп китмәгәек» дип курка башлаганнар. Шул чакта теге мөселман әйткән:

— Әгәр дә мин сезне дәваласам, минем динне кабул итәрсезме? — дигән.

Икесе дә:

— Әйе, — дигәннәр.

<Ул боларны дәвалаган, патша белән хатыны терелгәннәр һәм ислам кабул иткәннәр. Шулай ук алар иленең халкы да ислам динен тота башлаган. Шуннан боларга зур гаскәр белән Хазар патшасы килеп сугыш ачкан:

— Нигә минем әмеремнән башка бу динне кабул иттегез? — дигән.

Шул чакта теге мөселман әйткән:

— Курыкмагыз, «Аллаһе әкбәр» дип кычкырыгыз, — дигән.

Һәм алар: «Аллаһе әкбәр! Аллаһе әкбәр! Аллаһе әкбәр!» — дип кычкырып, Хазар патшасы белән сугышканнар һәм аның гаскәрен качып китәргә мәҗбүр иткәннәр.

Бу хәлдән соң Хазар патшасы алар белән солых төзегән, диннәрен кабул иткән һәм әйткән:

— Сугышчыларымны һәлак итеп, мине качарга мәҗбүр иткән күк атлы, алып гәүдәле ирләр күрдем, — дигән.

Дин әһеле ал арга:

— Бу ирләр — Аллаһе Тәгалә гаскәре, — дигән.

Белемле кеше аларда «беләр» дип атала, шуның өчен бу илне «Беләр» дигәннәр. Шуны, гарәп теле аһәңенә яраклаштырып, «Болгар» дип йөртә башлаганнар.

Питьевая вода Раменское на www.ramenskoe.tdvolgin.ru.