Болгар каласының корылуы турында

Нух пәйгамбәрнең өч улы булган. Аның бер улы Яфәс атлы икән. Яфәснең Газый, Төрек, Алып исемле өч улы булган. Яфәснең уллары берсеннән-берсе матур, зифа буйлы батыр егетләр булып үскәннәр.

Берничаклы вакыт үткәч, боларның арасына шайтан катышкан – болар үзара бозылышканнар. Газый белән Төрек – ике агай-эне – бер-берсенә каршы сугыш ачканнар. Сугышта Газыйны Төрек җиңгән дә, моннан соң инде ике агай-эне бергә тора алмаганнар. Төрек, сугышта җиңүче булса да, үзенең кардәше белән мондаен бозылышудан соң, бергә торудан читкә китүне артыграк күргән. Шуннан соң ул, үзенең башка якыннары белән бергә, бу урыннан икенче ерак җиргә күчеп киткән.

Ул шул китеше белән, ерак салкын якның зур бер суы янына барып чыгып, шунда урнашкан, ди. Бу суның – елганың – ул чагында аты булмаган, шулай да бу елга ул илдә үзенең зурлыгы, балыгының күплеге белән дан тоткан бер су булган. Төрекнең янында икенче кардәше Алып та булган. Алар шул су янында бергә тора башлаганнар.

Алып бик батыр кеше булган. Ул, чынлап тотынса, кечерәк тауларны да аудара икән, сыңар кулы белән ат-сыерлар-ны күтәрә ала икән.

Болар күчеп килеп утырган җирнең урыны сазламык һәм кап-кара урман булган. Шуның өчен йөргән чакта Алыпның чабатасына, яңгырлы вакытта юеш балчык сыланып, корыда тузан тулып, аңа йөрергә уңайсызлый икән. Шуңа күрә Алып әледән-әле утырып, чабатасына ияргән балчыкларны кагып йөргән. Менә шуннан юл буйларында, тигез җир өсләренә түмгәкләр, кечерәк таулар хасил булган икән. Биктимер авылыннан Матак авылына барган чакта Олы күл буендагы түгәрәк кечкенә таулар шул Алыпның чабатасын кагуыннан хасил булган таулар икән, ди.

Менә шушы Алып батыр беркөнне cуга, сунарга чыккан. Ул чакта урманнар бик калын һәм/очсыз-кырыйсыз зур булганга, ауда озак йөри торгач, юл сабкан – адашкан, агасы Төрек янына кайта алмаган. Алып, урман эчендә күп йөри торгач, бер су янына барып чыккан. Ул су буенда аның белән бер телдә сөйләшә торган, ләкин Алыпка ят булган кешеләр тора икән. Тел бер булгач, Алып белән бу кешеләр үзара аңлашканнар. Шуннан соң Алып, үзенең кардәше Төрек янына кайта алмагач, бу кешеләр белән бергә яши башлаган. Алар белән тәмам үзләшеп киткән. Ул инде шул кешеләрнең арасыннан үзенә бер кыз сайлап өйләнгән дә.

Алып батырның ике ир баласы туган. Ул бу балаларга ничек дип тә ат куша алмаган.

Бу чакларда тормыш җәйләүдә, киез өйдә икән.

Менә бер көн һава алмашып киткән. Көн болытлаган, һава салкынайган. Алыпның киез өй эчендә бишектә ята торган балаларыннан берсе өйнең салкынлыгыннан бик нык еларга керешкән. Бу бала елаганда һаман кулларын болгый-болгый елый икән. Алып, баланың елаганын күреп, аны юатырга тырышкан, бишеген тирбәткән, бишек тирбәткәндә җырлый торган җырлар җырлаган. Шулай да бу бала елаудан туктамаган, һаман кулын болгый-болгый елаган. Бу бала озак елагач, Алыпның күңеленә бер исәп төшкән. Бу бала тикмәгә болай еламаска кирәк, бу инде артык озакка китте, аның болай елавында нәрсә булса да бер хикмәт бардыр дип, Алып уйланырга керешкән. Күп уйлый торгач, Алыпның күңеленә: бу баланың елавы аңарга ат кушылмаганнан булырга кирәк, ат кушсаң, бәлки, ул елавыннан туктар, дигән фикер килгән. Ул шуннан соң бу балага ат кушарга булган. Алып үзенең хатыны белән киңәшкән дә, бала елаган чагында кул-' ларын болгап елаганлыктан, аңа Болгар дигән ат кушкан.

Балаларының Болгар атлы булуы Алыпка һәм хатынына бик ошаган. Алар икенче балаларын да бер ат белән ата-макчы булганнар. Болар ирле-хатынлы икәүләп бу турыда уйлашканнар, сөйләшкәннәр. Байтак вакыт уздырганнар. Актыгында икенче балаларына Бортас кушмакчы булганнар. Шулай итеп, боларның икенче балалары Бортас булган.

Алыпның бу балалары үзе шикелле батыр булып үскәннәр. Алар да шул җирдә аталары белән бергә гомер иткәннәр. Бу балалар, зураеп үсеп җиткәч, икесе ике урында кала корып яши башлаганнар.

Болгар корган кала, «Болгар» исеме белән дан тотып, ничә йөз еллар атаклы күп ханнар яшәгән кала булып киткән. Менә инде шул Болгар хәзерге Идел буенда хәрабәсе генә калган Болгар шәһәре икән, ди.

Бортас корган кала да, бара-бара зураеп, Бортас шәһәре исеме белән дан тоткан, ди. Бу ике калада яшәгән кешеләрнең балалары күбәеп, күп еллар үткәч, бер токымнан ике төрле халык: берсе – болгар, берсе – бортас барлыкка килгән.

Боларның һәр икесенең башта телләре бертөсле булган. Әмма күп еллар үтә-үтә, телләре дә бераз үзгәреп киткән.

Купить компьютер Одесса, купить комп , купить б у ноутбук